Корпункт:
РФ президенты Владимир Путиннан котлауны Бөек Ватан сугышы ветераны Зәйнуллин Хәдимулла Зәйнулла улы кабул итте.
Юбилеее уңаеннан, Хәдимулла Зәйнулла улын район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Гарипов Р.И.котлап, РФ президенты В.В.Путин һәм район башлыгы Ф,М,Камаев исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.
Зәйнуллин Хәдимулла Зәйнулла улы 1922 елның 20 сентябрендә Актанышның Меңнәр авылында туа. 19 яшеннән сугышка алына. Сталинградта сугыша. кулга эләгеп, куп михнәтләр күрергә дучар була.Туган ягына 1947 елда кайта. Бүгенге көндә Актаныш авылында яши.





