Районда «Ветеранга бүләк» һәм «Ветеран йорты янында Парад» бәйрәм акцияләре кысаларында сугышта катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, Гөлшат Салихова, башлангыч бүлек секретарьлары, партия һәм мәдәният бүлеге активистлары котладылар.
Фәрит Хөснуллин һәр ветеранга рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Тантаналы шартларда ул Җиңү хаты, азык-төлек җыелмалары һәм чәчәкләр тапшырды.
- Геройлар буынын хөрмәтлибез һәм хәтерлибез. Бөек Җиңү өчен бөтен көчегезне биргәнсез, яулагансыз, шуңа без киләчәккә планнар корабыз һәм иртәгәсе көн турында ышаныч белән уйлый алабыз, - дип ветераннарга рәхмәт белдерде Гөлшат Салихова
Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен йорт янында бәйрәм концерты оештырылды.
Ветераннарны котлап
Корпункт:
