Корпункт:
Саклаубаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән сугыш ветераны Хәлилов Мисхәт абый янында кунакта булдылар. Аны күчтәнәчләр белән куандырдылар,сәламәтлек,бәхет теләделәр. Мисхәт абый балаларга сугышта булган авырлыклар турында сөйләде,аларга тыныч тормыш теләп калды.
