Корпункт:
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Яңа Имән авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарына медальләр тапшыру тантанасы узды.Муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы һәм авыл җирлеге башлыгы Гараев Рөстәм Фәрит улы ветераннарны кайнар котладылар юбилей медарльләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм тантанасына килә алмаган ветераннарны өйләренә барып котладылар.
