Корпункт:
Сарман гимназия укчылары һәрдаим сугыш, тыл ветераннары белән очрашып яки аларның өйләренә барып торалар. Патриотик хисләр тәрбияләү, сугыш чорындагы куркыныч вакыйгаларны янәдән искә төшерү максатыннан 9 нчы б сыйныф укучылары сугыш ветераны Файзрахманов Мөхәррам абый белән очраштылар. Очрашу гимназиянең музеенда узды, балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, ветеранга саулык теләделәр.
https://tatfrontu.ru/person/fayzullin-muharram-fayzullovich ветеран турында тулырак мәгълүмат өчен сылтама
