Корпункт:
Сугыш ветераны Насыйбуллин Хәсиятулла Насыйбулла улының 90 яшьлек юбилей кичәсе булды. Аны котлап Тимершык мәктәп коллективы исеменнән 7 класс укучылары һәм класс җитәкчеләре Фальванова Айгөл Фидаилевна бардылар. Алар Хәсиятулла абыйга кулдан эшләнгән чәчәкләр, открытка бүләк иттеләр. Шулай ук ишегалдында карларын көрәп ярдәм итеп киттеләр.
