- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
7 сентябрь көнне Түбән Шытсу төп мәктәбе бинасына 1950-1957 елларда биредә директор булып эшләгән Гарәпша Шаһимәрдан улыШаһимәрданов истәлегенә мемориаль такта куелды. Әлеге тантанадаукучылар, районыбыз җитәкчеләре, авыл халкы, якыннары катнашты.
Кем ул Гарәпша Шаһимәрданов, ул тарихта нинди эз калдырган шәхес? Түбән Шытсу авыл җирлегендә яшәүче өлкән буын өчен аның исеме яхшы таныш. Арча районының Түбән Әзәк авылында туып үссә дә, Шаһимәрдановның педагогик эшчәнлеге тулаем Саба районы белән бәйләнгән. 1936 елда Сатыш мәктәбенә директор булып килгән мөгаллимнең рухын районыбызның күп мәктәпләре саклый. 1936-1938 елларда район мәгариф бүлеген җитәкли. 1941 елда үз теләге белән сугышка китеп, Брянск фронтының 118 танк бригадасы курсанты итеп җибәрелә. 1945 елның 22 апрелендә танк ротасы командиры Шаһимәрданов беренче булып Берлин шәһәренә бәреп керә. 24 апрельдә үзенең ротасы белән дошман тылына үтә, 45 танкны, 60 немец солдатын һәм офицерын юк итә. Яуда күрсәткән батырлыклары өчен ул Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Бүләкләү хакында язылган кәгазь бүген дә саклана. Яшерен кәгазьләр рәтенә кертелгән бу документка ТР Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов очраклы рәвештә генә тап була. Сугыштан 1946 елда әйләнеп кайтып, 1 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, «Кызыл Йолдыз» орденнары һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Әмма, ни кызганыч, Герой исеме бирелми. 2013 елда, әлеге документны кулларына алгач кына аның балаларына әтиләренең нинди батырлыклар кылуы мәгълүм була. Сугыштан соң да районыбызда педагогик эшчәнлеген Төбәк авылында директор булып дәвам итә. 1950 елда Түбән Шытсу авылына күчерелә. Ул 1957 елга кадәр директор, соңгы елларда тарих укытучысы булып эшли. 1969 елда вафат булып, Түбән Шытсу авылында җирләнә. Батырлар рухы еллар узгач та әйләнеп кайта. Курку белмәс якташларыбызның сугышчан истәлекләрен барлап, рухларын яңартуда район ветераннар советы зур эш башкара. Гарәпша Шаһимәрдановның исемен мәңгеләштерү буенча да Расих Сабировның фикере әлеге җирлек җитәкчеләреннән зур хуплау табып, тиз арада гамәлгә ашырыла. «Танкистлар көне алдыннан легендар танкистка мемориаль такта ачу – бу зур вакыйга. Зур геройлык үрнәкләре күрсәткән бу шәхесне онытырга хакыбыз юк. Тарихта күп батырлыклар кылып та, лаеклы исем ала алмаган кешеләр күп. Гарәпша Шаһимәрданов – шундыйларның берсе», - дип сөйләде үз чыгышында район ветераннар советы рәисе Расих Сабиров. Ул шулай ук тарихыбыз белән бәйле истәлекләрнең һәрберсенең кыйммәте бәһасез булуын билгеләп үтте. Сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары турында материаллар туплауда укытучылардан, мәктәп балаларыннан эшне тизләтүне сорады.
Гарәпша Шаһимәрданов турындагы истәлекләре белән Гасыйм Хөснуллин, Равил Сөнгатуллин, Миңнулла Гарипов уртаклашты. Бик авыр шартларда директор булып эшләргә туры килүен, оста оештыручы, олы күңелле, ярдәмчел кеше булуын искә алдылар. Тантанада легендар шәхеснең Теләчедә яшәүче улы Альберт Шаһимәрданов катнашып, әтиләрен зурлауларына олы рәхмәтен белдерде. «Әти сугышта күргәннәрен, Берлинга кергәч, Рейхстагка барып җитәргә 400 метр гына калуын еш сөйли иде. Мин герой була язган кеше, дип тә әйткәнен хәтерлим. Бик тыйнак, гади кеше иде», - дип искә алды Альберт абый.
Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары легендар шәхескә багышланган тәэсирле программа әзерләп, Гарәпша Шаһимәрдановның традицияләрен лаеклы дәвам итәчәкләренә ышандырдылар.