- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Үтәмеш авылында гомер кичерүче Әминә әби Сәйхунова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
Бу уңайдан аңа Ил башлыгының Котлау хаты һәм район башлыгының котлау открыткасы, истәлекле бүләк тапшырылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин, хөрмәтле акъәбине гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, изге теләкләрен юлладылар.
Гомер буе авыр тормыш йөген җигелеп тарткан Әминә әби гомер көзләренең һәр мизгеленә сөенеп яши. Хөрмәте һәм кадере зур аның. Газиз кызлары һәм кияүләре янәшәсендә бәхетле картлык кичерә ул.