УТЛАР - СУЛАР КИЧКӘН ЯЗМЫШЛАР .
Бөек Ватан сугышы бетүгә ничә еллар узмасын, безнең бүгенге тормышыбыз нинди генә ачышлар ясамасын, сугыш еллары, анда катнашкан һәрбер кешенең бөек батырлыгы беркайчан да онытылмас. Канлы көрәшнең кайтавазы әле бүген дә ветераннарыбызның сугыш уты көй дер гән йөрәкләрендә әрни, тәннәрендә төзәлмәс яралар булып сыкрый. Фашист илбасарлары бәреп керүнең беренче көннәреннән үк алар бердәм булып илебезне саклаучылар сафына баса. Ватаныбызны сакларга районыбыздан 11252 кеше Бөек Ватан сугышына китә. Шулардан 7910 кеше яу кырында ятып кала, 4732 билгесез югала. Районның 32 батыры Берлинны штурмлауда катнаша. Бер егетебез – Александр Афанасьевич Казаков Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Кызыл Мәйданда үткән Җиңү Парадында ике якташыбыз – Мортамак авылыннан Фәрдиев Мәүлетҗан Фәрдетдин улы һәм Илексаз авылыннан Фазуллин Мөбәрәкҗан Фазулла улы катнаша. Районыбыздан 153 хатын-кыз 1941-1945 елларда төрле дәрәҗәдә Кы зыл Армия сафларында хезмәт итә һәм орден – медальләр белән бүләкләнә. Сугыш елларында тылны үз җилкәләрендә тарткан хатын-кызлар кол хоз рәисләре була, ир-атларга алмашка тракторчы кызларыбыз килә Тылда көнне төнгә ялгап, үз-үзләрен аямыйча фронтны бертуктаусыз азык-төлек, кием-салым белән тәэмин иткән 10600 кешегә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында күрсәткән фидакарь хезмәтләре өчен» медале тапшырыла. 1944 елның 25 августында Өченче рейхның икенче Империя суды карары нигезендә Плетцензее төрмәсендә «Идел-Урал» легионындагы татар төркеменең 11 кешесе үтерелә. Алар арасында безнең якташыбыз Зиннәт Хөснулла улы Хәсәнов та бар. Шулай ук легионда Сарман районының башка вәкилләре дә бар: Зарипов Ситдыйк (Илексаз), Шәмсин Мәгъсүм, Зәбиров Раян һәм Хәйруллин Гокәшә. Сугыш ачысы һәрбер өйнең ишеген кага, бөтен илгә бергә килә. Ләкин шушы мәшхәр арасында һәрбер сугышчының үз явы, һәрбер тылда калган кешенең үз язмышы. Бөек Ватан сугышы миллионлаган солдатның тормышын иләк аша үткәреп кенә калмыйча, тылда калганнарны да аямый. Меңләгән кеше төзәтү лагерьларында иза чигә, күпме баланы үксез–ятим итеп ата–аналарын бер уч бодай, нахак сүз өчен төрмәләрдә черетәләр. Тылда калган хатын–кызлар, бала–чагалар «Барысы да фронт өчен» лозунгы астында иңнәре күтәрмәстәй олы йөкне – фронтны азыктөлек, кием–салым белән тәэмин итеп торалар. Ялгыз сабыйлар үстереп, олы юлга чыгарган, япь–яшь килеш бер сәке бала белән тол калган хатынкызларның бу Җиңүдә өлешләре бихисап зур.
Сугыш чорындагы хатыннарның
Исемнәрен ташка нык уеп,
Кулдан килсә әгәр бронзадан
Һәйкәл куяр идем мин коеп.
Һәйкәл кояр идем, куяр идем,
Авылыбызның иң-иң түренә.
Матур көннәремдә, кайгы барда
Килер өчен һәрчак бирегә.
Килеп йөрер идем шул һәйкәлгә,
Батырлыкны кабат күрергә.
Өйрәнергә, тормыш авырлыгын
Алар кебек җиңә белергә.
Сугыш чорындагы хатыннарның
Исемнәрен ташка нык уеп,
Һәрберсенә кызгылт бронзадан
Һәйкәл куяр идем мин коеп.
Бу китап Илексаз һәм Игәнәбаш авыллары халкының, аларның Бөек Җиңүгә керткән өлеше, аяусыз сугышта катнашкан батырлары турында. Ничә еллар узса да, якташларыбызның батырлыгы үзкыйммәтен югалтмас, ә бәлки үсеп килүче буынга үрнәк булыр һәм яшь йөрәкләрдә халыкның бөек батырлыгына соклану уятыр. Туган илебезнең тынычлыгын яклап, сугышта зур батырлыклар күрсәт кән райондашларыбыз белән без чын күңелдән горурланабыз.
Кәшипова Дания Мәмдүх кызы, Сарман районы Бөек Ватан сугышы
һәм туган якны өйрәнү музее директоры.