- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
- И-и, балалар, 100 яшь “пүчтәк“ кенә булган икән, мин ул яшьтә йөгереп йөри идем. Менә бер гасырдан узгач эшләр кирегә китте бит әле. Баш та гөжли, әйләнә дә, хәтер ягы да саекты, – ди Нәсыйха апа бераз уфтанып. Һәм шунда ук өстәп тә куйды:
- Ходай гарәхмәт инде бу кадәр озын гомер биргәнгә.
Ә бит заманында авылның Ак әбисе җимерттереп дөнья көткән, колхозда да авыр эштә булган. Ире Нургали белән нибары бишкенә ел яшәп калалар. Сугыш кырларыннан кайту насыйп булмый Нургалигә. Бу хәсрәт кенә җитмәгән, 4 яшьлек улы да суга төшеп үлә. Нәсыйха бердәнбер кызы Розаны ялгызы тәрбияләп үстерә. Көне буе колхоз эшендә булган яшь хатын төннәрен тегү тегә. Килешми торган күлмәкләрне дә матурлап төзәтеп бирә.
100 яшьлек юбилеена барганда Нәсыйха әби кунакларга бик сөенгән иде. Ул чагында гомере буе ураза тотуы, намаз укуы, “Әгерҗе хәбәрләре“н яратуы турында бик тәфсилләп сөйләде. Алай гына да түгел, бик күп еллар бал кортлары тотуы турында әйткәч “мин бал белән чәй эчкәнгә сәламәт, бүлниснең кайда икәнен дә белмим“, дигән иде.
- 101е тулгач әнкәйнең көе ките әле бераз. Хәтере югала башлады, гел Исәнбайга кайтам дип сөйли. Әле өй эчендә йөреп тора. Кеше кергәнне бик ярата әнкәй, кунака килегез, – дип чакырып калды Роза апа.
Үтәгәннең Ак әбисен һәм Роза апаны без дә Яңа ел белән котлыйбыз.