- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бөек Ватан сугышы инвалиды Миннебай Миннекәй улы Миннекәевка 93 яшь тулды.
Татарстанның Кукмара районында туа ул. 1940 ел ахырында Пермь өлкәсенә вербовка буенча китеп, тимер юлында эшли башлый. Чусовск шәһәренең хәрби комиссариаты белән 1942 елның августында армиягә чакыртылганда, Миннебайга әле 18 яшь тә туларга өлгермәгән була. Ленинград җәяүле гаскәрләр училищесында хәрби хәзерлек узган үсмер ярты елдан фашист илбасарлары белән яуга ташлана. Курс Дугасы өчен барган сугышларда катнаша һәм бик каты яралана.
1951 елда махсус комендант итеп Ютазы районына юлланган Миннекәев икенче туган җирендә алтмыш алтынчы көзен каршы ала. Сурәте мактау тактасында торган элекке эшчесен “Бетон+” заводы җитәкчелегеннән дә бүләк кабул иткән Миннебай Миннекәй улы Миннекәевны район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән карт фронтовикны башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Пройдакова, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова тәбрик итте.