- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Баулы районының Әптекәш авылында ишле балалы гаиләдә туып-үскән Гөлҗиһан өч кыз туганына өлкән апа була.
Шуңа күрә дөньяның бөтен авырлыгы аның иңнәренә төшә дә. Гаилә башлыгы Шагали ага фронтка чыгып киткәч тормыш көтү аеруча авырлаша. Итәктән тотып торган ачлык һәм ялангачлык беркайчан да ычкындырмас кебек тоела. Әмма Гөлҗиһан күңел төшенкелегенә бирелми – бик яшьли колхоз эшенә җигелгән кыз ирләр белән берәттән печән чаба, ашлык ура...
Хезмәт белән чыныгып яшәгән Гөлҗиһан әби әле дә картайдым зарланмый. Зиһене дөрес, колаклары таза, телевизор караганда, китаплар укыганда хәтта күзлек тә кими. Әмма иң яраткан шөгыле аның мунча керү. Яхшы каен себеркесе белән чабынып әле дә булса юынучы Гөлҗиһан әбигә озын гомерне, мөгаен, мунча сихәтләре бүләк итәдер.
Хезмәт ветераны Гөлҗиһан Шагали кызы Әхмәтшинаны 95 яшьлек юбилее белән район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова тәбрик итте. Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова озын гомерле якташыбызга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.