- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бөек Ватан сугышы ветераны Хөснулла Галимулла улы Галимуллин тумышы белән Башкортстаннан. Ул рус-япон сугышында катнаша. Җиңү белән әйләнеп кайткан фронтовикны язмышы Урыссу төбәгенә алып килә. Хөснулла Галимулла улы, өч балага гомер бүләк иткән тормыш иптәше белән ярты гасырдан артык гомер кичерә. Кызганычка, бүгенге олуг юбилеен ул сөекле хатыннан башка каршы ала, аның каравы, аның тирәсендә балалары, күп санлы онык һәм оныкчыклары бөтерелеп тора.
Әле бүген дә хәрби төзлеген, җитезлеген югалтмаган, кунакчык, киң күңелле Бөек Ватан сугышы ветераны Хөснулла Галимулла улы Галимуллинны 90 яшьлек юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова, ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тәбрик итте. Чал чәчле якташыбыз Россия Президенты Владимир Путинның адреслы телеграммасын кабул итте.