Девятерня авыл җирлегендә яшәүче тыл һәм хезмәт ветеранннарына тантаналы төсте “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” юбилей медальләрен тапшырдылар.
- Җирлегебездә барлыгы 18 ветеран Җиңү бәйрәмен каршы алырга әзерләнә. Шуларның өчесе бүгенге көндә шәһәрдә балалары тәрбиясендә яши. Нараттан Рәис абый Гобәйдуллин – бердәнбер ир-ат тыл ветераны.
Ә иң өлкәне – Мауа Сибгатуллинага 93 яшь, - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов мәктәптә узган кичәдә.
Кызганыч, барлык өлкәннәребез дә бәйрәмгә килә алмадылар. Ә мәктәп коллективы оештырган чарада катнашкан Девятернядан Әминә Бакирова, Бәдрикамал Миңнегалиева, Мауа Сибгатуллина, Галидән Нәсимә Фәрхушина үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән бик канәгатҗ калдылар. Укучылар һәм укытучылар коллективы әзерләгән күнел кылларын тибрәтерлек чыгышлар, Фәнис Йосипов, авылдашыбыз, район Советы депутаты Ирек Заһретдинов, мәктәп директоры Айнур Габбасов, авылыбыз ветераннары советы җитәкчесе Гөлсинә Ситдыйкованың рәхмәт сүзләреннән аларның күңелләре тулды. Яшьлек елларында авырлыклар, газап-михнәтләр күргән авылдашларыбыз истәлекләре белән дә уртаклаштылар. Чәй табыны артында да сүз элекке елларга –сугыш чорына әйләнеп кайтты.
Җитәкчеләр ветераннарыбызны бүләкләр һәм чәчәкләр биреп зурладылар. Ә килә алмаган Нарат, Девятерня, Гали авыллары ветераннарына медальләрне өйләренә барып тапшыру оештырылды.
Рәйсә Фәррахова