Сугыш башланганда ул 11 яшьлек малай иде. Авылны кара кайгы басты. Елаш, кайгырыш. Һәр көнне берничә кешене фронтка озаталар. Менә чират аларның әтиләре - Сабир абыйга да җитте. Әниләре Вафа апа бер баласын күтәреп, икенчесен итәгенә ябыштырып, сөекле ирен капка төбендә озатып кала, өлкән улына әтисен озатырга куша. Йосыф абый, үзе кебек, берничә малай белән, әтиләре утырган арбаны шактый гына озата баралар. Арбадагыларның берсе кочле моңлы тавыш белән җыр сузып җибәрде. Йосыф шунда ук әтисенең тавышын танып алды. Сабир абый теләсә кайда җырлап йорми, ә менә сабантуйларда, авылдашлары соравы белән тальян гармунына кушылып, җырлый иде. Җырны арбадагыларның берничәсе күтәреп алды.
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз,
Сау булыгыз, туганнар...
Нинди сагышлы минутлар... Нинди авыр аерылышу. Әтиләре «Барыгыз, кайтыгыз инде, балалар, арырсыз», - дисәләр дә, барысы да аерылышу минутларын озаккарак сузарга телиләр иде.
Әтиләрен озатып, өйгә кайтканда, әниләре эшкә киткән, сеңлесе Әнисә, агач курчагы белән уйнап утыра, энесе Котдус каралты - кура тирәсендә иде. Кешеләр барында күз яшьләрен ничек тә тыярга тырышты Йосыф, ә менә өйгә кайткач, алар ирексездән атылып чыктылар. Почмактагы өстәлдә әтисеннән калган тальян гармунны алып, күңеленә уелып калган көйне табарга тырышты ул. Сау булыгыз, туганнар....
Ә яшьләр тәгәри дә тәгәри.
Козгә таба авылга бер-бер артлы похоронкалар килә башлады. Тагын елаш, тагын кара кайгы... «Батырларча һәлак булды» дигән кара пичәтле кәгазь Шәйхетдиновларга да килде. Курше - күлән, Йосыфның дуслары кереп, кайгы уртаклаштылар, озак кына утырып чыктылар.
Әтисез тормыш башланды. Тарих шаһит бу чор балаларының балачагы ятимлек, ачлык, ялангачлык, авыр хезмәт шартларында узды. Йосыф абый да нужа йоген бик иртә киде. Бер көнне ферма модире аңа «Мишка» кушаматлы үгезне җигеп карарга киңәш итә (юньле атларны фронтка озатып бетергәннәр иде). Әнисе дә каршы килмәде, тик мөгезе тирәсендә саграк йорергә кушты. Төшкә кадәр мәктәптә, төштән соң дусты «Мишка» белән фермага салам, печән, ә җыйләрен басудан көлтә ташыды.
Үсмерләрнең яшьләре үскән саен, аларга хезмәтнең дә авыррагын, җаваплырагын куша башладылар.
Ачлыктан үзләрен көчкә йорткән атлар белән райүзәктән семена орлыклар ташу, тоннәрен сукага чыгу - барысы да булды. Алар чабатаны да үзләре үрделәр, чөнки, аларны сатып алырлык акча ойдә юк иде.
Әйтеп бетергесез авыр 1418 көн үтеп китте. Бу еллар күп баланы әтисез генә калдырмады, аларның бәхетле балачагын да урлады.
Күп михнәтләргә дучар булсалар да, сугыш чоры балалары югалып калмадылар, укып белем алдылар, кеше булдылар.
Йосыф абый да мәктәпне гел «5»ле билгеләренә генә тәмамлый, укуын дәвам итү, инженер булу теләге кочле була, ләкин авыр тормыш ул турда уйларга да ирек бирми.
Солдат хезмәтен ул ерак Германиядә үти. Аннан Йосыф абый аккордеон алып кайта. Кичләрен клубтан кайтканда иң яратып уйнаган көе, әлбәттә, «Герман» көе була.
Армиядән кайткач ул тракторчы һонәрен үзләштерә. Әле һаман да тормыш авыр, ботен җирдә кул хезмәте. 9нчы май, сабантуйларын да халык әле зур рух кутәренкелеге белән каршыламый. Ә менә шундый көннәрнеңберсендә Шәйхетдиновлар өчен иң зур бәйрәм була. Колхоз кырларында ул елны ашлык шактый мул уңа. колхоз тракторчыларга хезмәт көненә ашлык өләшә. Йосыф абый өлешенә тигән арышны онга әйләндереп, Вафаттәй күәс басып мичкә ипи сала. Ипи, ипикәй! Өйгә аның хуш исе тарала. Йә, хода, бу көнне дә күрәсебез бар икән! Мичтән чыккан кайнар ипине май белән ашыйлар. «Ашагыз, туйганчы ашагыз», - ди Вафаттәй, балаларына. - Абыегызның әле тагын ашлык аласы бар. Менә бәйрәм иде ул - туйганчы ипи ашау!
Әнә шулай итеп бәхетен читтән эзләми Йосыф абый. Авылда топләнеп кала. Читтән торып югары белем ала. Торле җитәкче урыннарда эшли, озак еллар Кадыбаш авыл советын җитәкли. Кеше мәнфәгатенә игьтибарлы, булуы кешелеклеге өчен аны яраталар, хөрмәт итәләр, ул күп төрле мактауларга лаек була.
Тормыш иптәше Мәдинә апа белән алар өч бала тәрбияләп үстерделәр. Флүр - тимеръюл эшчесе, Асия Ижау шәһәрендә, ә Халидә гаиләсе белән авылда мул тормышта яши, әти - әнисенең якын булышчысы.
Якын туганнарым кебек күңел түремдә яшәгән Йосыф абый, Әнисә апага (кызганыч Котдус абый гына бакыйлыкка иртәрәк кучте) ныклы сәләмәтлек телим.
Хәзерге җитешле тормыш өчен, без сугыш чоры балаларына да бурычлы.
Р. Шакирова