- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
2017 елның 4 декабрендә үзенең 90 яшьлек юбилеен Урыссу бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны, сугыш ветераны Мининура Миңнегата кызы Әминова билгеләп узды.
Ул Башкортстанның Дәүләкән районы Ташлы-Шәрип авылында туган. Юбиляр 1941 елдан 1947 елга кадәр колхозда эшләгән. Аннары ахирәте аны төзелеш идарәсенә эшкә урнашу өчен үзе белән Урыссу бистәсенә чакырган. Соңыннан ул Нефтебазада телефончы, стрелочница булып хезмәт куйган. Күп елларын ул әлеге предприятиедә эшчеләргә сөт таратып тору хезмәтенә багышлаган. Мининура апаның бик күп медальләре, мактау грамоталары, исемле бүләкләре бар. Гомуми хезмәт стажы – 43 ел. Азнакай районыннан Сәгыйрь исемле егет белән гаилә корып, алар 48 ел гомер кичергән. Дүрт ул тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта юбилярның дүрт оныгы һәм сигез оныкчыгы бар.
Туган көнендә юбилярны котларга һәм район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән - бүләкләр, шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырырга район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова һәм район ветераннар советы вәкиле Роза Камалетдинова килде.