Корпункт:
Сарман гимназиясенең Х.Хәйруллин исемендәге туган якны өйрәнү музеенда 7 нче сыйныф укучылары белән “Сугыш чоры хатын-кызлары” дигән темага чара узды. Ул үзешчән композитор Якупова Гөлнара Рәис кызының Вәсимә Хәйруллина сүзләренә язылган “Чураш авылы” җыры белән башланып китте. Автор-башкаручы укучылар белән барган әңгәмәне иҗади яктан баетты. Музей хезмәткәрләре укучыларга сугыш чорында хатын-кызлар, үсмерләр тормышы, аларга кичерергә туры килгән авырлыклар хакында аңлаттылар. Гимназиянең музей коллективы һәм Сарман Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее бик тыгыз элемтәдә эшли.
#увойнынеженскоелицо