- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВРєРСвЂВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВровать ссылку
Хезмәт ветераны Нонна Кривилёва туганнары һәм якыннары янәшәсендә 90 яшен билгеләде.
– Мин илледән артык хуҗалыгы булган кечкенә Салтыковка авылында тудым, – дип сөйли Нонна Фёдоровна. – Барыбыз да тату яшәдек, бер-беребезгә булыштык. Сугыш безнең җирлеккә дә төзәтмәләр кертте – ирләр фронтка китте, әниләргә ярдәмгә без – балалар һәм үсмерләр килдек. Яз көне үгез җигеп кырларны сукаладык, кыш көне фермаларга салам ташый идек. Шул ук вакытта дустым Лиза белән Бондюгка эшче-яшьләр мәктәбенә йөрергә дә өлгерә идек.
Хезмәткә мәхәббәт Н.Кривилёваны гомере буе озата бара. Кияүгә чыкканнан соң икмәк заводында камыр басучы булып эшли, аның фидакарьлеге Кызыл Байрак ордены белән билгеләнә.
– Безнең әни әле дә актив, – диләр уллары һәм килене. – Көченнән килгәнчә йорт мәшәкатьләрен башкара, бакчада эшли, кроссвордлар чишү белән мавыга.
Ветеранны юбилее белән район башлыгы ярдәмчесе Сергей Метальников, “Карповчы” ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдинова котладылар.
Р.Мирзаянова