- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
«Безнен әнкәй заманында авылны дер селкетеп торган хатын иде. Эшкә дә нык булды, җыр-биюгә осталыгы белән дә сокландырды. Тормыш хәлләрен мәзәккә әйләндереп тә бик оста йтеп сөйли иде, - ди 90 яшьлек юбилеен каршы алган әнисе Вәсимә Чукова турында кызы Вәсилә.
Әле дә яшьлек матурлыгын югалтмаган Вәсимә апа. Яшь ханымнар кебек яулыгын чөеп бәйләгән, апак тешләрен курсәтеп елмаеп кына тора, нәкъ элеккечә әле җыр суза, әле мәзәк сөйли.
- Тыпырдап биеп тә китәр идем, аякларым тыңламый шул инде хәзер, сызлыйлар,- дип көрсенеп куйды ул.
Иж-Бубыйда биш балалы гаиләдә туып-үскән Вәсимә, үзе әйтмешли, орчык буе булгач та колхозда бил бөга башлый.
Безнең балачакны каһәр суккан Сугыш урлады бит. Әти - олы яшьтә, әни - сукыр. Абыйны фронтка алдылар. Мәктәптән укудан кайтам да, уфалла арбасын сөйрәп утынга китәм. Аннан кайтып өйдәгеләргә балтырганнан аш пешерәм. Менә шулай әз-мәз тамак ялгап ачтан үлмәс өчен тырышып яшәдек, - ди ул хатирәләр яңартып.
Яшүсмер вакытта ук нәрсәгә тотынса шуны булдыручы ут уйната торган кыз авылдашлары арасында хөрмәт яулый. Әти-әнисе вафатыннан соң дүрт әне-сеңлесен тәрбияләүче Фаикка кияүгә чыккач та ул балаларга әни ролен үти Вәсимә.
- Ул дурт бала янына үзебезнеке бишәу булды, - ди елмаеп.
Тугыз бала үстерү өстен бер көн калмый колхозда эшли: сыер да сава, терлекчелектә дә хезмәт куя. Бер елны колхоз 1500 чеби алып кайтып, аны үстерүне дә Вәсимә апага йөклиләр. Әнә шулай төгәллекне, чисталыкны яраткан авыл үңганы кая кушсалар да үзенә йөкләнгән вазифаны намусы кушканча башкара.
- Ирем белән 51 ел матур яшәдек. Кем әйтмешли, ярты сүздән аңлашып гомер кичердек. Аның вафатына да куп еллар инде, - ди парлы гомерен искә төшереп.
Балалары да бик акыллы Чуковларның. Дурт малай янында бердәнбер кыз булып үскән Вәсиләсе янында Әгерҗедә яши Вәсимә апа хәзер. Бер улы - Казанда, икенчесе Оренбургта гомер кичерә. Ни кызганыч, ике улы вакытсыз дөньядан киткән.
- Аларны уйламаган бер көнем дә юк, - дип алар рухына багышлап дога укыды ана.
90 яшьлек юбилее көнне оныклары Вәсимә апага күңелсезләнеп утырырга юл куймадылар. Әле берсе, әле икенчесе чәчәкләр, кучтәнәчләр белән килеп әбиләрен сөйделәр.
- Кечкенә чакта Сабан туена барыбыз бергә җыелышып Иж-Бубыйга кайту матур традиция иде. Әби-бабай өендә бәйрәм гөрләтә идек. Әби безне эшләргә дә, тормыш көтәргә дә өйрәтте. Ә ул пешергән ризыкларның тәмлелелеге... - ди Әгерҗедә яшәүче оныгы Нәркизә.
Хәзер ун оныкның да унҗиде баласы бар инде.
- Баланың баласы балдан татлы, диләр бит. Барысын да яратам. Бик сагынып көтеп алам онык-оныкчыкларны, - ди Вәсимә апа.
Бу көнне юбилярны район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Иж-Бубый авыл җирлеге башлыгы Райф Ваһапов та тәбрикләделәр.
- Иж-Бубыйда Сезне авылдашлар бик юксыналар. Без Сезне ешрак күрергә телибез, - диде Райф Рафинатович.
Әнә шулай, тормышны, хезмәтне яратып гомер кичергән Вәсимә әбинең әле дә олы хөрмәткә лаек икәнен тагын бер кат исбатлый бу сүзләр.
Миләушә Ягъфәрова