Корпункт:
Яңа Әлем авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераны Габдрахманова Мәликә Вәкил кызына 29 мартта 90 яшь тулды. Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икъдисад буенча урынбасары Гилаева М.З., Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Анварова Д.М., "Башак" хуҗалыгы директоры Хуҗин Х.М., Яңа Әлем ветераннар оешмасы җитәкчесе Усманова Т.Ә. юбилярны котладылар.

