Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе яшь армиячеләре иң дулкынландыргыч акцияләрнең берсе - ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшыруда катнашты.
Тантаналы чара барышында ветераннарга Җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт сүзләре әйтелде, нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм тыныч күк йөзе теләделәр. Ветераннар сугыш елларындагы авыр хезмәтләре турында хатирәләре белән уртаклаштылар. Бу кыю һәм батыр кешеләрнең җилкәсендә гасырга якын, шуңа күрә хатирәләр күп. Изге гамәлләр дә, искә төшерәсе килми торган нәрсәләр дә, болар барысы да йөрәкләрдә калды.
Ватанны ярату өчен, аның үткәнен белергә, бүгенгесе турында уйланырга, киләчәккә ышанырга кирәк.
