Корпункт:
Сарман районы Матбугат үзәге оештырган “Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне” хәйрия акциясе кысаларында, Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче тыл хезмәткәрләре: әбиләр һәм апалар бәйрәмгә бүләккә җылы оекбашлар алдылар. Аларны бәйләүгә өлеш керткән райондашларга без зур рәхмәтле. Бердәм башкарган игелек ветераннарыбызның йөзенә шат елмаю, бәйрәм кәефе өстәде.
#увойнынеженскоелицо
