18 яше тулуны көтеп кенә торгандай, егетләрне көне-сәгате белән Ватан сугышына чакыралар. Бу 1943 елның март башы иде. Биклән авылыннан көче ташып торган, таза беләкле ике егетне – Әхсән Бикатов белән Миннәхмәт Гайсинны бер үк көнне Чаллы хәрби комиссариатыннан Казанга озаталар. Анда тикшерү үтеп, икесен дә артиллерия частенә билгелиләр. Частьләре аеры булса да, берләшмәләре бер була.
Заманында күренекле шагыйребез Һади Такташ сокланып җырлаган Тамбов урманнары уртасында хәрби өйрәнүләр, куәтле корал белән эш итү күнекмәләре үткәннән соң, яшь солдатларны алгы сызыкка җибәрәләр. Беренче Белоруссия фронты составында зур авырлыклар белән Белоруссия сазлыкларын тездән ера-ера кичеп, көтмәгәндә дошман позицияләрен утка тотуларын һич онытасылары юк. Авылдаш егетләр сугыш кырында, Аллаһының рәхмәте белән бер-ике тапкыр очрашып, хәл-әхвәлләрен, туган авыллары Бикләндәге яңалыклар турында үзара белешеп алырга да өлгерәләр. Ут эчендә чит-ят җирдә «бер очрашу бер гомер» дигәндәй сугыштагы очрашу искиткеч вакыйга була ул. Бүген сугыш бетүгә 71 ел узса да авылдаш фронтовиклар әлеге вакыйганы энәсеннән-җебенә кадәр онытмыйча, бер-берсен бүлә-бүлә рәхәтләнеп искә алалар.
Михнәтле озын сугыш юлын каршылыкларны җиңә-җиңә шактый узасы була. Псков өлкәсе. Великие Луки каласы янындагы көчле бәрелешләрдә катнашып, Литва җирләрен, Каунас шәһәрен азат итүдә тупчы Әхсән Бикатовның өлеше зур була. Ул Польша җирендә сугышып, Пруссиягә кергәч, хәрби часть бик нык каршылыкка очрый, 1944 елның 24 октябрендә бот сөяге һәм аягы нык яраланып, Каунас һәм Иваново госпитальләрендә дәваланып, Җиңүгә ике ай кала 1945 елның язында икенче төркем сугышы инвалиды булып, Бикләненә кайта Әхсән ага. Кулына балта алып, авылны төзекләндерүгә керешә. Авылда күп кенә торак йортлар, каралты-куралар торгыза. Ә Миннәхмәт ага Гайсин җиңүче солдат булып кайткач, озак еллар күмәк хуҗалыкта шофер булып эшләде. Биклән авылының ветераннар советы рәисе Асия Фазуллина фронтовик авылдашларының батырлыгын, җор телле булуларын, сугыш елларындагы дуслыкның кадерен белүләрен, тыныч тормышта да үрнәк яшәүләрен яшь буынга матур өлге итеп сөйли.