Әгержедән иң ерак урнашкан Нарат авылында бугенге кендә 156 кеше гомер кичерә. Шуның бишесе - 90 яшьләрен узган тыл ветераннары. Бу көннәрдә аларның сафын тагын бер. авылдашлары тулыландырды. “Бу кадәр озын гомер юлы узармын дип уйламаган идем. Ходай насыйп иткәч, туксанны да күрергә язган икән“, - ди Расима әби Хуҗина.
Яшьтәшләре кебек үк Рәсимәгә дә кечкенәдән газап-михнәт күрергә туры килә. Этиләрен төрмәгә алып киткәч, сагыш утларында янган әниләренә өч баланы туендыру ай-һай, җиңел булмагандыр. Бертуганнары Нәҗибә, Мансур да, төпчек Расимә дә бик иртә кул арасына керәләр. Мансурга сугьш юлларын узарга, туган ил азатлыгы өчен көрәшергә дә туры килә. Рәсимә апа 4 сыйныфта укыганда шул чорның, авырлыгын шигырь юлларына да салган. Ничә еллар узса да, ул аны яттан белә, 9 Май саен митингта сөйли икән:
Кырык ертык бишмәтте,
Чабата тишек иде.
Бер урамга чыгып керсәк
Бөтен тән өши иде.
Рәсимә апа үсмер чакта ук колхозда бил бөгә. Сугыш вакытында чана тартып, кырык чакрым юл узып Красный борга орлыкка йөриләр. Аннан соң бик яшьли фермага эшкә урнаша. Күп еллар сыер сауган ул.
- Ул заманда фермада эшләүнең, авырлыгын үз башына төшкән кеше генә аңлыйдыр. Малкайларны туйдырырга азык җитми иде. Күтәреп салам-печәнен дә ташыдык, тирес тә түктек, - ди ул.
Хезмәттәшләре арасында һәрвакыт алдынгы булган Рәсимәне тагын да җавапльрак эшкә билгелер, ул соңыннан яшь бозаулар карый.
- Бөтен күңелемне биреп, яратып эшләгәнгәдер, исемем Мактау тактасыннан төшмәде. Хәтта лаеклы ялга чыккач та әле эштән китмәвемне бик үтенеп сорадылар, - дип сөйли ул.
Әнэ шулай эш бэхете биргән Расима апага Ходай. Һәрчак дәртләнеп эшләген, хезмәттәшләренә ачык йөзле булган, ярдәмгә ашыккан алдынгы терлекче тирә-юньдәгеләргә гомер буе мәрхәмәтлелек орлыкларын мулдан чәчеп яшәгән. Шуңадыр, картлыгы да бик бәхетле ватеранның. Аны туганнары ярдәменнән ташламый. Абыйсының улы Фәрит, хатыны Нурания, кызлары Гөлчәчәк кадер-хөрмәт күрсәтеп яшиләр. |
- Фарит хуҗалыкта эшләсә, кышын мичкә якса, Нурания белән Гәлчәчәк тәмле ризыклар пешереп сыйлыйлар. Кунак сыенда торам. Бөтен рәхәтлек картлыгыма калган икән дип сөенәм, - ди Рәсимә апа туганнарына бик рәхмәтле булыл.
Әне, юбилеен да үз өйләренде барлык якыннарын җыеп зурлап бәйрәм иттеләр туганнары. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Девятерня авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов та аңа изге теләкләрен җиткереп бүләкләр тапшырдылар.
- Ил-көннаребез тыныч булсын. Яшь буынга без күргәннәрне кичерергә язмасын, - дип теләде Рәсимә апа да.
МилаүшәЯгьфәрова