«90 ел гомер туксан көн кебек сизелмичә узып киткән. Кай арада узган соң әле бу еллар дип сорау бирәм дә үзем җавап эзли башлыйм. Уйлап карасаң, баштан ниләр генә кичмәгән дә, нинди авырлыклар, кайгылар күрергә туры килмәгән шушы еллар дәвамында», – ди Әгерҗедә яшәүче Разия апа Әхмәтҗанова.
Олуг юбилее көнендә без аның гомер китабының битләрен бергәләп актардык. Менә монысы – балачак хатирәләре.
– Өч балалы гаиләдә үстем мин. Әтиебез математика укытучысы булса да, тормышыбыз башкаларныкыннан берни белән дә аерылмады. Өстә – сәләмә кием, тамакның да кайчан туйганын хәтерләмим, - ди Разия апа.
Әле әти-әни канаты астында барыбер рәхәт булгандыр. Менә 1940 елда кырык яшендә әтиләре кинәт вафат булгач, тормыш йөген үзләренә тартырга туры килә. Җитмәсә, сугыш та башлана. Ул елларда мәктәпкә укыган Разия дәресләрдән соң идән юучы булып та эшли.
Яшьлегенең, гомумән, тормышының иң матур мизгелләре итеп ул җәмәгате Габделбәр белән яшәгән чакларын атый. Ике бала үстереп, тыныч гына яшәп ятканда поездларны караучы-тикшерүче булып эшләгән ире 51 яшендә кинәт вафат була. Кызы Равилә дә 27 яшендә авырып вафат булгач, газиз баласын югалткан ана бу хәсрәткә ничек түзгәндер?!
– Кайгыларны эш белән җиңдем, балам. Гомергә эшсез торуны белмәдем. СМПда иң авыр эшләрне башкардым, азык комбинатына урнашкач та пенсиягә чыкканчы камыр бастым, – ди Разия апа.
Биредә утыз ел эшләгән уңган аш-су остасының камыр ризыкларын кайларда кемнәр генә авыз итеп карамагандыр.
– Хәзер олыгайдым инде. Камыр ризыклары пешермим. Киленем Раналия гомер буе кондитер булып эшләде. Ул мине тәм-томнар пешереп сыйлый, – дип әкрен генә гомеренең алтын көзенә алып кереп китә юбиляр.
Туксан яшьтә булса да әле ул даруханә белән хастаханәнең кайда икәнен белми. Кибеткә үзе йөри. Өйдәге бөтен эшне үзе башкара.
– Улым Наил көн саен килә. Ул килгәнче инде мин эшне төгәлләп куйган булам. Быел кар мул яуган елны да бер көрәк кар да көрәтмәдем балаларга, – ди Разия апа.
– Әле алай гынамы, хәзер әни бакча сезонын көтә. Бакчаны казырга көрәген әзерләп куйды инде, – ди бердәнбер улы Наил.
Тәртип-чисталык яратучы Разия апаның җәй көне бакчасы да гөл-чәчәкләргә күмелә.
– Әле «Әгерҗе хәбәрләре»ннән йөзгә җиткән карчык турында укыдым да миңа да шул яшькә җитәргә язсын дип теләп куйдым. Дөньяда яшәүләре бик рәхәт бит. Җитеш, мул тормышта яшибез, шөкер. Һәр намаздан соң үземә, улым белән киленемә, дүрт оныгыма, ун оныкчыгыма бәхетле гомер телим. Гомумән, җир йөзендәге һәркем сәламәт һәм бәхетле булсын иде.
Разия Әхмәтҗанованы олуг юбилее белән “Әгерҗе шәһәре“ башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров котлады һәм Рәсәй Президенты Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Валерий Макаров исеменнән бүләк тапшырды.
Миләүшә Ягъфәрова
