«Без – гармунчылар нәселе. Сеңлем Рауза белән хромкада уйнап җырлаган вакытлар искә төшә дә, үзем дә сизмәстән җыр сузам. Балаларым да гармунда уйнарга уйнап үстеләр. Гармун җырлата да, юата да, моңландыра да дип белми әйтмәгәннәр», – ди 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алган Мауа апа Хәсәнова.
Әгерҗедә үз өендә балалары кадер-хөрмәтендә яшәүче Мауа апа ялгызы гына калганда әле дә җыр сузарга ярата. Тормыш авырлыклары булганда да, кайгылар килгәндә дә сыгылмас өчен җырдан юаныч тапкан ул.
Мордывый кызы Мауа әнисе һәм сеңлесе Рауза белән үсә. Әнисе ике кызын үстерү өчен Мордывыйдан Ижауга базарга әйбер сатарга бара торган була.
– Әни ач-ялангач итәргә тырышмаса да, күпне күрдек инде. Кычытканын да ашадык, алабута ипиенең дә тәме онытылмый. Ул вакытта ачтан үлмәс өчен тырыштык. Хәзер бик рәхәттә яшибез дә, Ходай күпме гомер биргәндер инде, – ди Мауа апа.
Локомотив депосында тепловозларны җыештыручы булып эшләгән Мауа эшендә хөрмәт яулый. Фронтовик ире Галимҗан да шушы ук предприятиедә фильтровщик була. Бәхетле гаиләдә биш бала үсә. Сугышта яраланып кайткан, Берлинга кадәр барып җиткән Галимҗан абыйның фотосын тотып быел оныклары 9 Майда “Үлемсез полк“ акциясенә дә чыкканнар.
– Әткәй белән әнкәй бик матур яшәделәр. 35 ел күзгә-күз карап гомер иттеләр, – диләр уллары Расим, Рәшит, Мөнир.
– Үз әниләребез вафатыннан соң каенанабыз безгә тагын да кадерлерәк. Өчебез дә бик яшьли килен булып төштек. Әнкәй безне эш серләренә дә өйрәтте, сердәшчебез дә булды, – диләр киленнәре Альмира, Рәйсә, Гүзәл.
Балалары, оныклары әниләрен бер генә минутка да ялгыз калдырмыйлар. Чиратлашып киләләр, карыйлар.
– Өй эчендә әле үзем дә йөреп торам. Әмма урамнарга чыга алмыйм инде хәзер, – ди Мауа апа.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова бәйрәм бүләкләре тапшыргач та, Мауа апа җитәкчеләргә олы рәхмәтен җиткерде.
– Ходай һәркемгә минеке кебек озын гомер бирсен. 85 яшемдә туксаныма җитсәм иде дип теләгән идем, хәзер 95кә җитәргә язсын дим. Бик рәхәт бит дөньяда яшәүләре! – диде ул.
Миләүшә Ягъфәрова