Бибинур әби Минһаҗева 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
Бу уңайдан аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Шәмбалыкчы авылы җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин акъәбине гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Газиз балаларының ихлас котлауларын, олы рәхмәт сүзләре Бибинур әби өчен иң зур бүләк булды.
Бибинур әби Бөек Ватан сугышы ветераннарын, аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү яисә торак шартларын яхшырту федераль программасы нигезендә төзелгән яңа йортта ялгызы гына гомер кичерә. Яныннан балалары, оныклары, якыннары, авылдашлары өзелми. Социаль хезмәткәр Гөлфия Сафина да Бибинур әбинең якын дусты, олы терәге.