- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Муллахәсән бабамның төпчек улы – әтиебез - Гариф, табигатьнең иң матур җиренә урнашкан (борынгы авыллар исәбенә керүче нугай татарлары белән бәйле булган) Балтач авылында 1918 нче елның 13 нче маенда өченче бала булып дөньяга килә.
Әтиебезнең балачак еллары Балтач авылының көньяк-көнбатышында урнашкан Ялтыра урманнары, матур аланнарында аунап, авылдан ерак түгел Сосна тавы чикләвеген, җиләкләрен ашап, тау итәгеннән бормаланып-бормаланып агучы Шушма елгасында ат белән су коенып үткән.
Муллахәсән бабабыз бик уңган, дөнья бәясе кеше булган. Бу нәсел үз көнен үзе күргән: мүген җыеп киптергән, суганын үстергән, чабатасын да суккан, киндер эшкәртеп, киемен дә теккән, берсеннән-берсе матур чабаталар үреп, тирә-юньне шаккатырган. Кызганычка, Муллахәсән бабабыз иртә дөнья куя: гаиләсен ачлыктан алып калу өчен Тула шахтасына күмер чабарга китеп, шул китүдән туган йортына, балалары янына әйләнеп кайтмаган. Әтибезгә ул вакытта бары тик 3 яшь кенә булган. Бабабызның әнисе – Бибиҗамал, үтә тапкыр, балалары, оныклары өчен үлеп торучы акыллы, гаилә җанлы кеше булган. Килене- Гиззатбану әбиемнең өч бала белән тол калуын авыр кичергән һәм икенче улы Мөхәммәтҗан (аның хатыны үлеп китә) белән Муллахәсән гаиләләрен бергә кушкан. Шулай итеп, гаилә саклана, нәсел дәвам итә. Шул никахтан әтиебезнең энесе Шәрип абый туган. Әтиебез 1938 нче елның 30 нчы августында вакытыннан элек армия сафларына чакырыла. Шәхси тамгасы 161 булып, 560 нчы артиллерия полкы штабында хезмәт итә.1940 нчы елның гыйнварында ант (присяга) кабул итә. Артиллерия училищесын тәмамлап, өлкән сержант булып хезмәтен дәвам итә.
Шуннан инде сугыш еллары... .
1941 нче елның 13 нче июненнән әтиебез армия хезмәтенә иптәшләре белән 3 нче Белоруссия фронтында немец басып алучыларына каршы сугышка керә. Беренче чирканчыкны Белоруссия ССРның Рогачев шәһәре, авыллары тирәсендә барган сугышларда катнашып ала.
Әтиебез туган авылы - Балтач халкы, туганнары белән һәрчак элемтәдә була. Шул вакыттагы “Югары уңышка” исемле газета битләренә мәкаләләрен җибәрә. 1942 нче елның 7 нче июнь ( № 46) санлы газета битендә аның “Дошманны юк итәрбез”- дигән ялкынлы мәкаләсе чыга.
...... “Без халкыбызның бәхетле тормышын, азатлыгын саклап калу өчен һәм вакытлы рәвештә советлар җиренә басып кергән немец оккупантларын бөтенләйгә юк итү өчен үз-үзебезне аямыйча героик көрәш алып барабыз. 7 нче май көнне бер көн эчендә генә дә безнең батарея дошманның 10 дзотын, 3 күзәтү пунктын, 4 танкка каршы ата торган орудиясен, 2 батареясен һәм 200 дән артык солдатын һәм офицерын юк итте. Без һәр көнне шушындый уңышларга ирешәбез. Тиз көндә дошманны тәмам юк итәрбез. Сез, барлык авыл хуҗалагы эшләрен уңышлы һәм вакытында төгәлләрсез, ул дошманны җиңүне тизләтүдә зур ярдәм булыр”. Кызылармеец Гариф Зәйнетдинов Ленин исемендәге колхоз члены дип имзалый әтиебез мәкаләсен. Икенче мәкаләсе “Конь - наш боевой друг” дип атала. Бу мәкаләсендә атлы- артиллерист Степашкинның атларга карата мөнәсәбәтен- йокламаса йокламый, ашамаса ашамый, ләкин аның атлары һәрчак ашатылган, су эчертелгән, чистартылган булган. Әти нык ышанып шуны яза - бу атлар безнең пушкаларны Берлингача алып барырлар ди. Әтиебез хаклы була. Мәкаләсен әти старшина Гариф Зәйнетдинов “Сугыштагы батырлыклары өчен” медале белән бүләкләнгән дип имзалый. (1944)
Сугыш дәвам итә. Әти белән әни арасында (армия хезмәте ялына кайткач, 1939 нчы елның 14 нче августында өйләнешәләр) фронттан солдат хатлары йөри. Сөйгәнен көтә-көтә әни солдат хатлары белән юанып яши. Әти үзенең хатларында әниебезгә карата олы хисләр белән яшәвен, тиздән, бик тиздән очрашырбыз дип ышандырып яза. Хатлар арасында иң кадерлесе, иң истәлеклесе – 1945 нче елның 9 нчы маенда әниебезгә атап язган җиңү хаты. Без ул хатны әледә 70 еллык тарихы булган, әтиебез белән әниебезне 7 елга аерып торган хат буларак та гаилә сандыгында саклыйбыз.
Әти ул хатында: Сөеклем Хәкимә мин сиңа бик зур рәхмәтемне белдерәм. Синең яхшы теләкләрең аркасында мин 4 ел канлы сугышларда булсам да исән-сау калдым.Тиздән кавышырбыз...........
Сугышны әти разведчик буларак, Кенигсберг шәһәрен героик штурмлауда һәм алуда катнашып, Курс дугасы аша үтеп, җиңү язын Берлинда каршылый.
Сугыш тәмам. Әтиебез сөйгәне янына язгы сулар аша күкрәге тулы “Кызыл йолдыз ордены” медальләрен чыңлатып ашкынып кайта. Бу 1946 нчы елның марты була.
Тыныч тормыш башлана. Әтиебезне авыл советы председателе итеп сайлап куялар. Берсеннән - берсе кечкенә 6 баласы дөньяга аваз сала. Әби, бабай, әти-әни тәрбиясендә без тәгәрәшеп үсәбез. Әниебезнең әнисе - Фатыйма әбиебез дә уңган, кешенекенә тими, үзенекен бирми торган үҗәт була. Минсабир бабабыз сәнәк сугышында үлеп калгач, әни белән Кадыр абыйны берүзе таудан утын ташып тәрбияләп үстерә. Аның ишек алды ямь-яшел чирәм белән капланган икәне, зур тәмле исле келәте әледә күз алдында тора. Ә Кадыр абыебыз сугыштан кайтмый. Фатыйма әбиебез аны үлгәнче көтә, 2004 нче елга кадәр энесен әниебез дә көтте.
1957 нче елны Мөхәммәтҗан бабайдан туган Шәрип абый армия хезмәтен тутырып Балтачка кайта. Гореф-гадәт буенча туган йорт төпчек улга калырга тиеш. Шулай итеп, әтиебезгә 6 баласын, сыерын һәм 10 капчык бәрәңгесен салып Балтачтан китәргә туры килә. Әти Шәмәрдән станциясен сайлый. Чөнки 6 сабыеның киләчәге аның кулында шул. Сельпога эшкә урнаша. Бик тырышып, бүрәнәләрне берәмләп җыеп, үзенең 50 яшендә, безне сөендереп өй сала. Җырларда җырланганча: “Әтиле йорт атлы йорт, арбалы йорт, чалгылы йорт, гореф-гадәтен саклаган нигезле йорт, нурлы йорт, балалы йорт, курайлы йорт, тальян моңлы, җырлы йорт, фатихасын биреп калган бисмиллалы газиз йорт.
Әтиле йорт җылы йорт
Учагында сүнмәс ут.
Безнең йортыбыз - нәкъ менә шушындый йорт. Шушы йорт безне тормыш итәрлек белем, тәрбия биреп, илнең төрле шәһәрләренә таратты. Гаилә артты: кияүләр, киленнәр төште, оныкчыклар туды. Әтиебез бик эшчән, киң, җор күңелле, кешеләрне яратуы, хөрмәт итүе белән тирә-якта дан тотты. Әледә булса әтиебезне Балтач, Шәмәрдән, тирә- як авыл кешеләре зурлап искә алалар.
Әтинең орден-медальләренә җавап итеп, тырышып укыдык, төрле өлкәләргә эшкә урнаштык. Ике энебез дә армия хезмәтендә булып кайттылар. Мәктәп елларын 3 көмеш, бер алтын медаль белән тәмамладык. (Роза, Сания, оныкларың Альбина, Лилия)
Әтиебез оныкларың барысы да югары белемле. Аидабыз 2 дипломга ия. Өч мәртәбә Американы иңләп-буйлап кайтты. Һәрбер оныгыңның яраткан эше,шөгыле бар.
Хәзер инде оныкчыкларың синең рәсемең каршында хисап тоталар. Ринат оныкчыгыңа инде 18 яшь тулды. Балалар бакчасыннан ук бал биюен үз итте һәм Түбән Кама, Әлмәт, Казан шәһәрләрен шаккатырды. Үсә төшкәч авиамоделизм белән мавыкты. Төрле ярышларда катнашып медаль, дипломнар яулады. Россия чикләрен урады. Хәзер укуын техникумда укып дәвам итә.
Тимур оныкчыгың да калышмый, төрле өлкәләрдә үзенең күп белүе белән аерылып тора. Бүлмәсен диплом, грамоталар бизи. Миләүшә оныкчыгыңның рәсеме мәктәп мактау тактасында. Гел бишкә генә укый. Бәйгеләрдә катнашып шәхси II урыны бар. Рома оныкчыгың “4”ле, “5”легә укый. Төрле ярышларда катнашып яңа үрләр яулый. Булат белән Ләйсән синең теләгеңне үтәделәр: берсе баянда, икенчесе флейтада уйный. Ә Амаль белән Майя әле кечкенәләр. Хәзергә зиһен һәм көч туплыйлар.
Әтиебез белән әниебез күптән инде бакый дөньяга күчтеләр.Тыныч йоклагыз кадерлеләребез. Балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз сезнең исемгә тап төшермәсләр дип ышандырабыз. Амин шулай булсын.
Әтиебез әнигә терәк, ә безгә үрнәк булып яшәде.
Балалары, оныклары,оныкчыклары исеменнән Сания Гарипова, ветеран укытучы
Шәмәрдән авылы