- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Тарихтагы көн. 1943 елның 2 февралендә совет-Германия фронтында Икенче бөтендөнья сугышының мөһим стратегик операциясе тәмамланды. Совет гаскәрләре фашист армияләрен Сталинград янында тар-мар иттеләр һәм РККА ның контрһөҗүме башланды.
Сталинград янындагы легендар сугышта Советлар Союзы Геройлары Михаил Фомин, Павел Фролов, Василий Пискунов, шулай ук Семен Перминов, Александр Волков, Хәсән Алеев, Григорий Анисимов, Михаил Глебов, Василий Голов, Александр Гурьянов, Федор Тунгусков, Григорий Анисимов, Миннәхмәт Әхмәтханов, Александр Никитин, Петр Самосватов, Михаил Колобков, Миңнемулла Кашафутдинов, Анатолий Гришин, Мөхәммәт Рафиков һәм башкалар катнашты. Аларның батырлыгы, ныклыгы һәм Ватанга мәхәббәте аркасында Сталинград бөтен чорларга бөек тарихи дәрес булды.