- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Март аеннан Актаныш районында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырыла башлады. Аны, беренчеләрдән булып бүген үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылаган райондашыбыз – Күҗәкә авылында яшәүче Кифая Шәйхелмәрдән кызы Исламова алды.
Кифая Шәйхелмәрдән кызы кендек каны тамган туган туфрактан бер генә мизгелгә дә аерылмавы белән бәхетле дип саный үзен. Шунда туган, шунда үскән, гомер көзләрен дә килен булып төшкән төп нигездә каршы ала ул.
Гомер китабының 90нчы битен ачкан мөхтәрәм затның тормыш юлы хәләл хезмәт белән бәйләнгән. Колхоз эшендә чыныктырган аны тормыш дигәннәре, сөт тә җыйган Кифая апа, башка эшләрдән дә тартынып тормаган.
Тормыш иптәше белән 4 бала алып кайткан алар. Ана булу бәхетенең иң югары ноктасына ук күтәрелгән Кифая апа: игезәк кызларга гомер бүләк иткән ул. Кызлар инде бүген 60 яшьләрен каршы алырга әзерләнә. Ике уллары да анага гомер буе таяныч булган.
Моннан 23 ел элек парлы гомер иткән ярын соңгы юлга озаткан юбиляр. Балалары ничек кенә үгетләсә дә, гомеренең иң матур мизгелләре үткән төп нигезне калдырып китмәгән ул – бүген аның тәрәзәсендә, балалар бәхетеннән, ут балкый.
- Әни безне әле дә мунчалар ягып каршы ала. Йортта бар эшне дә үзе башкара. Газета-журналлар укый, дөнья яңалыклары белән танышып барырга тырыша. 90 яшендә дә кызлар кебек әле әниебез, Мәскәүгә чакырсалар, анда да барып кайта ала, - диләр юбиляр хакында аның кызлары.
Бүген Кифая Шәйхелмәрдән кызы котлаулар кабул итә. Беренчеләрдән булып туган көн иясен район Советының аппарат җитәкчесе Альберт Тимиров һәм Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Илдар Назыйф улы тәбрик итте.
Альберт Индәриф улы тыл хезмәтчәненә фидакарь хезмәтләре рәхмәт сүзләрен ирештереп, РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Энгель Фәттаховның котлау хатын һәм күчтәнәч кабын тапшырды.
Юбиляр Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан булдырылган медальне дә зур хөрмәт белән кабул итеп алды.
- Без гел игътибар үзәгендә. Юбилей медален дә беренчеләрдән булып алдык. Җиңү бәйрәмнәрен дә шатлык белән каршыларга язсын“, – диде тыл ветераны.