- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Һәрбер авыл тарихы битләрендә якты эз калдырган кешеләр бар. Алар турында ничә еллар үтүгә дә карамастан хәзер дә башкаларга мисал итеп китерәләр, искә алалар, аларга охшарга тырышалар.
Мортыштамак авылының шундый кешеләренең берсе белән Мортыштамак авылы тарихы музее фәнни хезмәткәре Җәлилова Миләүшә таныштыра.
Екатерина Васильевна Ратникова 1940 нчы елда Мортыштамак авылына агроном булып килә. Бер авыз татарча белмәгән рус кызын соңрак авыл халкы яратып “безнең Кәте” дип йөртә. Гел яңалыкка омтылучы , кешеләрнең тормыш шартларын яхшы якка үзгәртүдә зур өлеш кертүче, авылда бакчачылыкны юктан бар итүче Екатеринаны мортыштамаклылар хәзер дә сагынып, яратып искә алалар, юксыналар.
Сугыш еллрында ук ул виноград, кавын, кура җиләге, карлыган, чия, алмагачлардан зур уңышлар алуга ирешә. Шуңа күрә дә дәүләтебез аның тырыш хезмәтен күреп, “РСФСРның атказанган агрономы “ исемен бирә, йөзләгән Мактау кәгазъләре белән бүләкли.
Авылыбыз музеенда Е.В.Ратникова турында мәгълүматлар лаеклы урын алып тора. Экскурсиягә килгән кешеләргә мин аеруча горурланып, дулкынланып аның турында сөйлим, дәүләтебез бүләкләрен күрсәтәм. Мин ышанам : киләчәктә дә авылыбызның хөрмәтле кешесе—Екатерина Васильевна Ратникованы һәрвакыт искә алырлар, аның кебек тарихта якты эзләр калдырырлар.