Сугыш тынды!-дигэн хэбэр бик зур тизлек белән бөтен авылга таралды.Безнең авылдан да бик куп кеше анда иде.Инде берәм-берәм кайта да башладылар.
Әлегедәй хәтеремдә:бервакыт шулай урамда уйнап йөрибез,түбәнге урамнан бер абый кайткан.Барлык балалар аны күрергә йөгерделәр.Ләкин мин бармадым.Бармавымның сәбәбен соңыннан белерсез.Озак та үтмәде,күршедәге иптәш кызымның-атап әйткәндә,Надиянең дә әтисе кайтты.Бу көн шундый хәтеремдә калды ки,кояшлы 1 май иртәсе.Ул сары ефәк шәл бәйләп безгә кергән."Әйдә безгә,эти кайтты"-ди.Мин анда да кермәдем.Чөнки күңелем тартмады.Мин кечкенә булганлыктан,әтиемнең вафат булу хәбәре килгәнне белмәгәнмен.Мин үземчә әтиемне көтеп йөрдем.Шуңа күрә бер кешегә дә бармадым.Ләкин бусы бик үк дөрес булмас,чөнки күрше абый кайткач,аларга алып чыктылар.Ул мине күрү белән үк кочып алды һәм тезенә утыртты.Мин бик тә шатландым,әтием дип торам."Нигә туры өйгә кайтмыйча,аларга кайтты икэн?"-дип,үпкәләп тә алдым.Мин ялгышканмын,ул минем әтием түгел икән шул.Мин аны берничә ел үткәч кенә аңладым. Мина ул вакытта нибары биш яшь иде. Күп еллар утте.Дөресен әйтергә кирәк,авыр тормыш кичердек.Шул елларда мин мәктәпкә йөри башладым.Юкны бар итеп,әни мине укытты .Бүгенгедәй хәтеремдә,җиде чакрым ераклыктагы авылга йөреп укыйм,җиденче класска.Юлдан матур гына сөйләшеп кайтып килгәндә,кызлар белән телгә килдек."Кай җирең авыртса,шул җирең бәрелә"- дигәндәй,сузнең очы да әтидән башланды."Әтиең булмаса да,бик шәпләп акча алып ятасыз"-диләр.Мин дә аптырап калмадым,"алабыз шул"-дидем.Дөрес,ул вакытта без 72 сум ала идек.Ләкин аның нәкъ ике сумы гына кечкенә энем белән икебезгә сирәк кенә эләгә иде.Менә мин шул вакытта гына әтиемнең(әлбәттә минем өчен)бер сумга да алыштырылмаганлыгын тәмам аңладым. 1957 нче ел.4 январь. Бу юлларны кучереп язганда, бер сүзен дә узгәртмәдем.Авторның күнел кичерешләре сакланып калуын теләдем.Шунысын да әйтеп үтү дә кирәктер,күңел хатирәләрен дәфтәр битенә тошергәндә,Флера апага унҗиде яшь булган.Әлеге истәлекле язмаларнын минем кулга килеп керуе дә бик үзенчәлекле.Кама Тамагы районыннан безнең нәселгә килен булып төшкән ул.Тик язмыш шаяруы булгандырмы,бу якларда калу насыйп булмый аңа.Мин аның турында якыннарым сөйләвеннән генә беләм.Төрле юллар белән мин ул апаны эзләп тә карадым.Тик язмышлар буталган,эзләр югалган.Анын бу истәлек дәфтәре балачагымда кулыма килеп эләкте.Үзен белмәсәм дә,куп еллар инде аны кадерләп саклыйм. Бөек Җиңунең 70 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә,Флера апаның әтисенә багышлап язган шушы истәлеге аның рухына дога булып ирешсен иде!Шундый хатирәләрнеукып,тынлагач,сугыш елларының авырлыгын аңлап,җаннарым тетрәнеп куя.Башка мондый фаҗигаларны күрергә язмасын иде диясем килә.
Ләйсән Садреева
Балык бистәсе районы Олы Әшнәк авылы
