- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Илебезне кара кайгыга салган, бик күпләрне ятим иткән, яшь кызларны гаиләсез, хатыннарны тол калдырган иң канкойгыч, иң мәрхәмәтсез сугыш тәмамлануга 74 ел була. Шул уңайдан 8 нче май көнне Камай авылында сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган митинг уздырылды.
Бәйрәм алдыннан авыл урамыннан "Үлемсез полк" узды. Митингта Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе начальнигы Э.Сафаргалиев катнашты һәм тыл ветераннарына үзләренең иң изге теләкләрен җиткерде. Котлау сүзе белән Камай авылы җирлеге башлыгы И.Аглиева чыгыш ясады. Укучылар бәйрәмдә катнашучыларга әдәби-музыкаль монтаж тәкъдим иттеләр. Сугыштан кайтмый калган авылдашларыбыз истәлегенә һәйкәлгә венок куеп, аларны бер минут тынлык белән искә алдык. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Биредә тыл батырларын солдат боткасы белән сыйладылар. Алар хөрмәтенә мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде.