Кырындыдан сугыш һәм тыл, педагогика ветераны Менәвэрә апа Яхинага 99 яшь тулды. «Апалары әйтүе буенча, әниебезгә 101 яшь булырга тиеш инде», диләр уллары.
УКЫТУЧЫ БУЛАМ
Менэвәрә апаның хәтере әле күп яшьләр кенләшерлек. Тормышындагы һәр мизгәльне бүгенгедәй яхшы хәтерли ул. Нинди генә чараларда катнашмасын, вакыйгаларга бай гомер юлын барлый. Тугән көнендә дә хатирәләргә бирелде ветеран...
Аның гомер китабы Сокман авылында языла башлый. Шунда Гыйльметдин ага һәм Шәмседоһа апа гаиләсендә алтынчы бала булып туа Мөнәвәрә. Бераз алга китеп, шунысын әйтү кирәк: ата-ана назыннан бик иртә мәхрүм кала кыз, алар Мөнәвәрәгә 14-15 яшь булганда үлеп китәләр. Апа-абыйлары бик акыллы сеңелләренең «укытучы булам» дигән теләгенә каршы килмиләр. 1936 елда бик күп авырлык-каршылыкларны үтеп Казан педагогика техникумына укырга керә кыз. Укытучы дигән зур да, катлаулы да дөньяга юлы Әтнә районында башлана. Аннан районыбызның Тәбәрле, Яңавыл, Әрем, Хор.Ключ, Кырынды авылларында 40 елдан артык мөгаллимлек итә педагогика ветераны. Кайберләрендә җитәкче дә булырга, мәктәпләр дә салдырырга туры килә.
- Авылдашларыбыз да, укучылары да Менәвәрә апаны төгәл, гадел, таләпчән укытучы булганы өчен әле дә бик хермәт итәләр, - ди Кырынды башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы директоры Рафилә Алиева.
ШОФЕР КЫЗ МӨНӘВӘРӘ
1942 елның маенда үзе теләп фронтка китә Менәвәрә. Ржевта шоферлыкка укып права ала. Аңа «полуторка» машинасы бирәләр. Шунын белән аэродромнан база һәм складларга корал, азык-төлек, башка кирәк-ярак ташу йөкләнә солдатка. Бер рейс вакытында «ут янгыры» астына эләгә һәм бик авыр контузия ала.
- Мине санитар поезд белән Хабаровск якларына госпитальгә озатканнар. Шунда берничә ай дәваланырга туры килде, - дип сөйли.
Савыккач, Ерак Көнчыгышта хезмәт итәргә калдыралар. Биредә дә шоферлык вазифасын башкаруын дәвам итә ул. Бөек Җинү көнен Кытайда каршы ала. Ә туган якларга шул елның ноябрендә кече сержант званиесендә әйләнеп кайта. Бүген аның күкрәген I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Сугышчан казанышлары өчен» башка бик күп юбилей һәм истәлек медальләре бизи.
ӨЧ УЛ ӘНИСЕ
Үзе кебек үк фронттан кайткан Әрем авылы егете Сөббух белән гаилә корып, өч улга гомер буләк итәләр. Тик гаилә тормышы гына озакка сузылмый: җәмәгате юл һәлакәтендә вафат була.
- Безне әни хезмәт белән тәрбияләде. Үзе дә бервакытта да эшсез тормады, безне дә тик торгызмады. Абзар тутырып мал асрадык, кечкенәдән печән чабарга өйрәндек. Кул пычкысы белән утын әзерләдек, - дилар уллары.
Буш вакытларында тегү машинасы артына утыра Мөнәвәрә, бүреккә кадәр тегә. «Зингер» машинасы безне өйле итте, дияргә ярата.
Бүген төпчек улы Раис тәрбиясендә яши ул. Ә гомер бәйрәме көнне аны тәбрикләргә өч улының да гаиләләре җыелган иде. Алар кадерле кешелэренә иң изге теләкләрен һәм тирән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
* * * * * * * *
Мөнәвәрә апаны олуг гомер бәйрәме белән район башлыгы Валерий Макаров, районның баш хәрби комиссары Илгиз Галиев, Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров, Кырынды башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы директоры Рафилә Алиева котладылар.
- Бөек Җиңүнең - 75, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткән тарихи елда сезнең кебек тарихи шәхесләр белән очрашулар уздыру аеруча мөһим. Бу бүгенге тормышыбызның, яшәешебезнең мәгьнәсен аңлау, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү өчен бик тә кирәк, - диде Валерий Владимирович.
Дания Абзалиева
