- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
2017 елның 14 февралендә Бөек Ватан сугышы музее-мемориалы каршында эшләп килүче «Сугыш чоры балалары» клубында "Изге Вәли” көне билгеләп үтелде.
Безнең “Сугыш чоры балалары” клубы әһелләре заман белән бергә атлыйлар. 14 февраль Мәхәббәт көне, яз белән кыш үзара көрәшне башлаган көнне, Изге Вәли көнендә бик матур очрашу булып узды.Мәхәббәт һәрвакыт бар: яшь вакытта да, олыгайгач та. Бу хис кешенең тормышын бай һәм мәгънәле итә, төсле буяулар белән буый.
Алар барысы да бик матур, яшь күңелле, ягымлылар. Һәрберсе кызыклы һәм үрнәк булырлык язмышлы кешеләр. Шушы клубка йөрү дәверендә барлыкка килгән гаиләләр дә бар. Тормыш дәвам итә. Күбесе әтисез үскән, илне күтәрү өчен бар көчен салып эшләгән. Балалар тәрбияләп үстергәннәр, оныклар үсеп җиткән, хәзер инде үзләре өчен яшәргә вакыт җиткән. Алар өчен иң зур шатлык- Татарстанның чәчәк атуы, иң зур борчу- татар телендә сөйләшүчеләрнең азаюы.
Матур җырлар, шигырьләр тыңлап, күңел ачып утырды алар, соңыннан яшьлекләрен искә төшереп вальс көенә бөтерелделәр.
Бөек Ватан сугышы музее-мемориалы
фәнни хезмәткәре Әлфия Шәрипова.