- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Җәйге матур таң атып, көн уртасы җитеп килә. Авыл халкы үз мәшәкатьләренә чумган, күпчелек болында печән өстендә. Бала-чаганың исә үз шөгыле, олыраклар әти-әниләре янында кайнашса, кечкенәрәкләр уен белән мәшгуль. Әле күптән түгел генә унбер яшен тутырган Эзмә кызы Хаҗирәнең дә әнисе эшкә киткән. Кызчык ниндидер йомыш белән күршеләренә керә, шуннан чыгышлый Өтернәс ягыннан бер картның килүен күреп ала. Карт бик ашыгып килә, аягындагы кәлүшләрен дә салып култык астына кыстырган, үзе нык борчылып бер үк сүзләрне кабатлый: “Сугыш башланган, сугыш!”.
Бүген Шекше авылында гомер итүче Хаҗирә апа Ханнанованың хәтерендә 1941нче елның җәе әнә шулай уелып калган.
“Сугышка иң элек авыллардан атларны җыеп алып киттеләр. Саба ягыннан аларны Шәмәрдәнгә куып алып баралар иде, шуннан вагоннарга төяп фронтка озаталар. Шулай бервакыт, бер төркем атлар көтүдән аерылып, Эзмәгә кайтты. Аларны күреп авыл халкы чыкты. Шунда минем әниемнең абыйсы иярләгән ат та бар. Ул Дәү апый янына килеп, аның җилкәсенә башын салды. Бу хәлләрдән йөрәге телгәләнгән абыем йөгереп өйгә кайтты һәм бер телем ипи алып килеп атына ашатты. Бу аларның соңгы мәртәбә күрешүе иде. Атлар китеп күп тә үтмәде, ир-егетләр кузгалды. Йортыбыз авыл башында булганлыктан, сугышка озату күренешләре минем күз алдында иде. Авылдан җыелышып ир-атлар чыга, аларга хатын-кыз, бала-чагалар ияргән, алар ир туганнарыннан, уллары, әтиләре, абыйларыннан аерылыша алмый елашалар иде”,- дип искә ала Хаҗирә апа аяусыз Бөек Ватан сугышы башланган көннәрне.
Бөек Ватан сугышы илебездәге һәр шәһәргә, һәр авылга, һәр йортка, гаиләгә үтеп керә. Шекше авылында туып-үскән Зәкия апа Таһирова да иң авыр елларда ил язмышын үз язмышы итеп иңнәренә күтәргән авылдашларыбызның берсе, 91 яшен тутыручы ак әби дәһшәтле сугыш елларын әле бик яхшы хәтерли.
Ир-егетләр сугышка алынып беткәч, тылдагы авыр хезмәт яшүсмер малайлар, яшь кызлар, апалар, өлкән яшьтәге агайлар җилкәсендә кала. 1941нче елны әле ат та тота белмәгән Зәкия авылдашлары Бикә, Ситдыйк, Фәтхулла һәм Габделхак абыйлар, Бибиҗамал һәм Гафифә апалар белән Нократ Аланы пристанена фронттагы атларга җибәрү өчен печән ташуда катнаша.
Шул ук елның ноябрендә яшь Зәкияне, Сәйдә җиңги, Бибиҗамалттә, Гафифә апалар белән бергәләп окоп казырга җибәрәләр. Чабата һәм тула оек киеп киткән хатын-кызлар салкыннан бик нык интегә, Зәкия дә аяклары шешеп авылга кайтарыла. 1941нче һәм 1942нче елның кышларында ул Азинда (Иләбәр) тракторчылар әзерләү курсларында укый. Аның белән бергәләп әлеге курсларда Шекше кызлары Шәрифә, Гыйльминур, Наҗия, Алан-Елгадан Миннегөл, Мөнәвәрә, Гөлбану, Сәрдәдән Фәгыйлә һәм бертуганнар Маһирә белән Бәдәр белем ала. Аларны сугыштан кайткан Олыяз егете Минһаҗ укыта.
Курслар тәмамланып, басу-кырларда эш башлангач, кызлар шакмак (утын ) ягып йөри торган, “колесный” тракторларда эшлиләр. Чабаксага барып белемнәрен күтәргәч, ул чорда иң яхшы дип исәпләнгән газ генераторлы тракторларны иярли башлыйлар.
1943нче елда Зәкиянең авыру әнисе вафат була. Эне-сеңелләрен тәрбияләү, олы бала буларак аның җилкәсенә төшә. Ул вакытта әтисе авыл советын җитәкли, өйгә кайтып керә алмый диярлек. Зәкия иртәнге өчтә торып казан асып аш пешерә, шулай итеп эне- сеңлләренә ризык әзерли дә эшкә китә. Алар тракторларны басуда калдырып кайта торган булалар. Бик соңга калынганда кырда төн куналар. Зәкия апа әйтүенчә, кызлар салам эскертенә куыш ясап кереп яталар, яннарына лом куялар, ак бүреләр бик күп була ул елларда, андый-мондый килә калсалар, лом белән сакланырга уйлыйлар. Каравылчы карт Галим абзый иртән авылдан килеп: “Оланнар, сез исәнме?”- дип аларны уята торган була.
Бервакыт район хәрби комиссариатыннан “разнарядка” килеп төшә. Авылдан бер төркем кызларны шунда алып баралар, алар арасында Зәкия дә була. Снайпер булырга яраклымы, юкмы дип тикшерәләр. Безнең Шекше, Алан-Елга һәм Сәрдәдән беркем дә яраклы дип табылмый. Зәкия апа тракторда эшләвен дәвам итә.
Әлеге мәгълүматларның барысын да без Зәкия апа үзе һәм кызы Римма Исламовна сөйләгәннәрдән язып алдык һәм бер өлешен сезнең игътибарга җиткердек. Бөтен ил өстенә килгән кайгылы, утлы елларда күргән газаплар сугыш чоры кешеләренең йөрәгендә мәңгегә уелып калган. Сабырлык, бердәмлек белән, авырлыклар алдында баш имичә армый-талмый эшләгән тыл хезмәтчәннәре, Җиңү көннәрен якынайтуда сезнең өлешегез бик зур. Бөек Җиңү яу кырларында, фронтта гына түгел тылда да яуланган.
Туган ил өчен, туган якта калган әти-әниләре, хатыннары, ул-кызлары хакына гомерләрен кызганмаган батыр сугышчыларның нәсел дәвамчылары- балалары, оныклары, оныкчыклары. Бөек Ватан сугышына Шекше җирлегеннән 395 ир-егет чыгып китә. Тик аларның бик азы гына туган якларына әйләнеп кайта, 200дән артыгы яу кырларында батырларча һәлак була, хәбәрсез югала. Берәүләрнең әтиләре яраланып, аяксыз-кулсыз булса да исән килеш өйгә кайта, кемнәрнеңдер кадерлеләре Берлингача барып җитеп җиңү язын каршылый, ә бик күп балаларга “Әти” сүзен бер тапкыр да әйтергә насыйп булмый. Сугыш чоры балалары күңелендә дә бик күп хатирәләр саклана. Шундый балаларның берсе, Шекше авылында яшәүче Зәйтүнә апа Вәлиева. Бу мәгълүматларны Зәйтүнә апа 1911нче елда туган әнисе Сәйдә Габделнасих кызы сөйләгәннәрдән хәтерләп калган. иннур берничә айлык кын булып кала. ик оста гармунчы
“Әтием Сәйфетдинов Фәйзулла сугыш чыгып 18 көн узгач сугышка алына. Мин 2яшь ярымлык, энем Зиннур берничә айлык кына булып кала. Әтием киткәндә “Сез монда, мин анда үләрмен инде” дип китә, өйдә нибары 2 кашык он белән калганбыз. Әтиләр сугышка 5 ир-ат китәләр. Сәрдәдән өчәү( берсе Мәлик исемле була), Шекшедән Әмирова Фәниянең әтисе һәм минем әти Фәйзулла.
Әтием шул китүдән хәбәрсез югала, фронттан берәр хаты килгәндерме, юкмы, белмим. Әнием Сәйдә безне аякка бастыру өчен бик тырышты. Көнне-төнгә ялгап эшләде, бик батыр булды. Сугыш елларында үгез җиккән,ат җигеп тә күп еллар хезмәт куйды. Заем белән канны эчә торган еллар, безгә 48 сум пенсия бирә башлаганнар (әти сугыштан кайтмагангадырмы), шул пенсия акчасын да заем җыючылар тартып алып чыгып киткәннәр.
Әнием Сәйдәнең 4 ир туганы, барысы да өйләнмәгән егетләр шулай ук сугышка алынганнар. Насыйров Нәҗип, Сәгыйт, Зәкәрия һәм Әсхәт абыйлар.
Нәҗип һәм Сәгыйт абыйларны башта Суслонгерда тилмерткәннәр, аннан Ленинград сугышына киткәннәр. Шунда яраланып госпитальгә эләккәннәр. Болар яткан госпитальгә нимесләр бәреп кереп, беркемне дә калдырмый атып чыкканнар. Зәкәрия абыйның язмышын белмим.
Ә Әсхәт абый пленга эләккән. Нимесләр бәрәңге кабыгы чыгарып ташласалар,аларны барып алырга ярамган, шунда ук атып үтергәннәр. Әсхәт абыйларны пленнан Әмерикә солдатлары коткарган, ул безгә авыз гармуны алып кайтты. Безгә килгәч, и минем пленда күргәннәрем, дип үксеп-үксеп елый торган иде.
Ирем Мингалимнең дә әтисе Габделганиев Вәли сугышка алынган. Фронттан килгән соңгы хатында ул безне Днепр суына куып кертәләр дип яза. Кайнанам Бибисара 7 бала белән тол кала. Ничекләр итеп ул балаларны аякка бастырган да, кеше иткәндер”,-дип күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйләде безгә Зәйтүнә апа.
Сәрдә кызы, бүген Шекше авылында яшәүче Газизова Гөлзәйнәп апа сөйләгән хатирәләр:
“Әтием Заһидуллин Габдулла(1915нче елгы) сугыш башланганчы читтә эшләгән, фронтка да шуннан алынган. “Бик юаш иде, кергәндер дә беткәндер инде”,- дип искә ала иде әнием Минсахип. Без әни белән ике бала калганбыз. Әти эшләгән җиреннән Гөлзәйнәп кызыма дип посылка да җибәргән, анда нәрсәләр булгандыр, билле прәннек бар иде дип әйтә иде әни. Сугышка алынгач, әтидән нибары бер хат килеп кала,шуннан соң ул хәбәрсез югала. Без әтине бик көтә идек, һавада очып үткән самолет күрсәк, аңа карап “Әтине алып кайт!”- дип кычкыра идек.
Без Сәрдә авылыннан, әниемнең дүрт абыйсы,Сираҗиевлар нәселе, сугышка китеп, әйләнеп кайтмаган .
Бик авырлык белән үстек, ач идек, аякка, өскә кияргә булмас иде, укырга Шекшегә барырга кирәк, и күргәннәр. Шулай булса да югалмадык, бүгенге көнебезгә шөкер итеп яшибез”,- дип истәлекләре белән уртаклаша Зәйнәп апа.
Сугыш чоры балалары, нинди генә авыр чакларны да зур сабырлык белән кичерүегез, бүген безнең арада булуыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә!
Бүген без һәр туган көнгә шөкер итеп, мул тормышта яшибез. Кияргә кием, ашарга ризык, утырып йөрергә машиналар бар, йорт-җир, каралты-куралар да бөтен. Табигать-Анабыз да безгә үз нигъмәтләрен кызганмый бирә. Узган 2014нче елның җәен генә искә алыйк, рәхәтләндек бит каен һәм җир җиләге җыеп, ниләр генә ясап бетермәдек ул тәмле ризыктан. 1944нче елны да җир җиләге бик уңа. Саба МТСына трактор ремонтларга барган Зәкия Таһирова белән Сәрдә кызы эшләрен бетереп кайтырга чыгалар. Ул вакытта ризык юк диярлек, өйләреннән үзләре белән алган бер стакан сөт һәм бер телем ипи инде ашалып беткән. Кызларның бик нык тамаклары ача, “Күперле елга”га җитсәк туйганчы җир җиләге ашар идек дип кайталар. Тик ач карынга ашалган нигъмәт килешми. Өенә кайтып керүгә Зәкия авырый башлый. Шулай төне буе ятып чыга да,иртән торып тагын эшкә китә. “Сугыш елларында, ачлыктан интеккән бала-чагалар язын-җәен үлән, җиләк һ.б. төр үсемлек ашап җан асрый һәм еш кына авырый торган иде”,- дип искә ала ул.
Фронттагы ире, улы, туганнары, өйдә калган балалары өчен ут йотып яшәгән, барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен дип иртә-таңнан караңгы төнгә кадәр эшләгән Аналар. Авыру баласын карарга вакытын ничек тапкан да, йөрәк парәсен үлем тырнагыннан ничек йолып калган икән алар.
Ирләренең “Һәлак булды” яисә “Хәбәрсез югалды” дигән хәбәрен алып та өметен өзмәгән, тормыш арбасын тагын да ныграк җигелеп тарткан Тол хатыннар. Сынмый-сыгылмый ничек яшәгән дә, ничек кичергән алар бу авыр елларны.
Күңелләрне канатландырып, яшәүгә өмет уятып, шаулап-гөрләп килгән 1945нче елның язы, ул чорларны кичергән һәркемгә беразга гына булса да җиңел сулап куярга вакыт, шатлык, рухи көч биргән. Бөек Ватан сугышы илебез халкының Зур Җиңүе белән тәмамланган. Утлы сугыш далаларын кичкән, пуля яңгыры астында йөреп туган авылыбызга әйләнеп кайткан батыр йөрәкле фронтовик аталарыбыз, ветеран агаларыбыз инде безнең арада юк. Исән булсалар, алар да Бөек Җиңүнең 70нче язын каршылар иде. Тик сугыш ветераннары безнең хәтерләрдә, безнең йөрәкләрдә. Авылдашларыбызның батырлыгын без беркайчан да онытырга тиеш түгел!
Май аенда авылыбызда бәйрәм митингы, мәдәният йортында концерт оештырырга уйлап торабыз, сезнең барыгызны да шул чараларда көтеп калабыз. Шулай ук авылдашлардан Бөек Ватан сугышы елларына бәйле хатирә-истәлекләрне җыю да дәвам итә. Тупланган һәр материал теркәлеп, Шекше авылы туган якны өйрәнү музеена куела.
Ләйсән Хисмәтова
Шекше мәдәният йорты мөдире