Союнова Зәйтүнә Сәгыйть кызы 1926 нчы елның 11 нче маенда Саба районы Олы Кибәче авылында туган. 1943 нче елда 1 нче класска укырга керә. Төбәк җидееллык мәктәбендә 6 класс белем ала. Әтисе Сәгыйть сугышта булмаган, ләкин авылда бер көн дә эштән калмыйча эшләгәннәр. Гаиләдә барлыгы тугыз бала булганнар. Абыйсы сугышта булган. 1942 нче елның язында яраланып кайткан. Сугышның беренче елында Сәгыйтов Гаян, Сәгыйтова Зәйтүнә окопта булганнар (Подмосковье). 1945 елга хәтле, 15 яшеннән алып, 5 ел урман кисүдән кайтып кермәгәннәр. Шәмәрдән, Чура, Сабабаш урманнарын кискәннәр. Урман кисәргә ат белән киткәннәр, атны этеп, ат артыннан җәяү барганнар. Ашарга дип алып барган бәрәңгеләре өшегән. Ул өшесә дә ашаганнар, бик кадерле булган. Ашарга ипи булмаган. Үсәргә бик авыр чорлар. Алар тугыз бала: Мөхәммәт, Гаян, Каниф, Наил, Тәгъзимә, Хәлимә, Рафаэль, Исмәгыйль, Зәйтүнә (үзе). Тугыз баланың дүртесе исән-сау. Зәйтүнә сугыш вакытында фермада эшләгән. Атлар караганнар. Ул: "Атларны күтәреп торгыза идек, ашарларына булмагач, тормыйча интектерәләр иде. Бар каршылыкларны җиңеп, бирешмичә, шушы 89 яшемә кадәр җиттем, балакаем, -дип сөйли Зәйтүнә әби. 1953 нче елның февралендә Зәйтүнә апа, бәхет эзләп, акча эшләп, матур күлмәк кияргә дип, авылдан чыгып китә. Шунда тормыш иптәше очратып, тормыш корып җибәрәләр. Зәйтүнә әбинең бер малае һәм өч кызы исән - сау. Хәзерге вакытта сигез оныгы, унике оныкчыгы бар. Барысы да исән-саулар. “Мин бик бәхетлемен!"-ди ул.
Бүгенге көндә Зәйтүнә апа үз аягында, үз аңында кызы Гүзәлия апа тәрбиясендә матур гына яшәп ята. Атна саен, ял көннәре җитүгә, өйләре шау-гөр килеп тора. Кунакка балалары һәм онык - оныкчыклары кайта. Шулай матур гына яшәп торсын әле герой әбиебез. Ак әбиебез.