Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына быел 27 ел булды. Шушы уңайдан Зур Нөркәй мәдәният йортында батыр авылдаш, "Кызыл йолдыз" ордены кавалеры Рамил Әбделминовның якты истәлегенә бильярд ярышлары үткәрелде. Сәнгать җитәкчесе Әлфия Шәрәфетдинова аның кыскача сугышчан биографиясе белән таныштырды. Рамилнең апасы Миләүшә Әшрафуллина аның армиядән язган хатларын укыды. Соңыннан авыл яшьләре һәм урта буын ир-атлары арасында дүрт команда оештырылды. Уен бик җанлыклы барды, җанатарлар да үзләренең командаларына көч биреп тордылар. Беренче урынны "Нөркәй яшьләре" командасы алды. Өлкәннәр командасын тәшкил иткән "Электриклар" икенче урында булды. "Студентлар" һәм "КамАЗ" командалары өченче-дүртенче урыннарны бүлештеләр. Соңыннан Миләүшәнең күчтәнәчләре белән чәй табыны артында Рамилне искә алу дәвам итте.