- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Чынлап та, юбилярга туксанны бирермен димә! Күз тимәсен, күзе күрә, колагы ишетә, сәламәтлегенә зарланмый. Яшь чактагы кебек бик җор телле, җырга да оста, шигырьләр дә сөйли. Уллары Зөфәр, Зөлфәте, киленнәре Гөлсияр, Ольга ярдәмнәреннән ташламыйлар. 90нчы елларда йортлары кара күмергә әйләнгәч Зөфәрләре янында гына йорт салып чыкканнар да, бүген дә шунда ялгызы гына бик матур гомер кичерә Хәлимә әбекәй. Балалары көнгә әллә ничә кереп хәлен беләләр үзенең.
– Ямьле җәйләрне бик яратам. Бакчамда виноградка кадәр үсә, – ди ул.
Үзенең балачактан урманнарга гашыйк булуын да яшерми. Сәхрәдән ерак түгел Ирек дигән кечкенә авыл булган. Менә шунда биш балалы гаиләдә үскән Хәлимә апа. Әгерҗе «сандугачы» Рәхимә апаны күпләр хәтерлидер әле. Юбилярыбыз – аның сеңлесе. Әгерҗедә Рабига сеңлесе белән Миннәхмәт энесе дә бар әле.
– Безнең яклар урманнарга бай бит ул. Оҗмахның үзендә яшәдек инде, балам, – ди Хәлимә апа.
Шаршады урманчылыгында күп еллар баш бухгалтер булып эшләгән ул. Урманда пиннек тә әзерләгәннәр, җиләк-гөмбәсен дә җыйганнар. Хәзер дә җәй җитсә, урманны урап кайтмый күңеле түзәме соң инде ветеранның?!
– Дустым-таягым әллә кайларга илтеп җиткерә мине, – дип шаярта Хәлимә апа.
– Әти дә, әни дә урманчылыкта эшләгәч, без дә алар янында кайнашып үстек. Алар 50 ел пар канатлы булып яшәделәр, бер-берсен бик хөрмәт иттеләр. 13 ел урын өстендә яткан әткәйне яшь бала карагандай тәрбияләде әнкәй, – ди Зөлфәт.
Әнә шулай, мул табын артында балачаклары, әниләре пешергән тәмле ризыклар, бергә уздырган матур кичләр турында бик озак сөйләделәр алар. Хәлимә апаның әле шушы яшьтә дә «Әгерҗе хәбәрләре», «Безнең гәҗит»не өтеренә кадәр укыйм» дигән сүзләре күңелебезгә сары май булып ятты.
Бик сөенде бәйрәмендә юбиляр. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Шаршады авыл җирлеге башлыгы Вәсил Баһаутдинов алып килгән бүләкләргә бик озаклап дога кылды ул.
Миләүшә Ягъфәрова