Бигәнәй авыл мәдәният йортында Бөек Жиңунен 71 еллыгына карата "Сезнең тормыш зур батырлык!" дигән исем астында тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәне Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаиль Фәхим улы үзенең изге матур теләкләре белән ачып җибәрде. Һәм җыр белән бәйрәм сәламнәрен юллады. Бәйрәмебез матур жырлар, теләкләр һәм кунакларыбызның сугыш чоры хатирәләре белән үрелеп барды. Бигрәк тә Тәслимә апа Зиннәтованың бала чагы хатирәләре күңелгә кереп калды, ул сөйләгәндә күзләргә яшь тулды. Зәйтүнә апа Шакирова да ул еллардагы авыр хезмәт һәм тормышның әлегә кадәр күз алдында куркыныч төш сыман торганлыгын елый-елый сөйләде. Ә инде Тимершаех абый Валиев кичәбезне тальян моңнарына күмеп кичәбезне ямьләндереп җибәрде. Бәйрәмебезнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте.