- ВКонтакте
- РћРТвЂВнокласснРСвЂВРєРСвЂВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВровать ссылку
Җиңү көне алдыннан Россия Федерациясенең барлык 84 субъектында да “Сезгә, кадерлеләребез!” - «Вам, родные» дигән акция старт алды. Бүген, 7 май көнне, әлеге акциягә Актаныш волонтерлары да кушылды.
Шул рәвешле районыбыз волонтерлары Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбызны Бөек Җиңү көне белән котлый. Кызганычка каршы, Актаныш районында ил иминлеге өчен көрәшкә күтәрелгән яугирләрнең уникесе генә исән. Бүген “Сезгә, кадерлеләребез!” россиякүләм акция Актаныш районының 9 авылын колачлады. Актаныш авылыннан башланган хәрәкәтнең финишы Татар Ямалысы җирлегенә тәгаенләнгән.
Мәгариф идарәсеннән Айнур Гыймадиев җитәкчелегендәге Җиңү волонтерлары Лиана Шәрәфиева һәм Илдар Мөхәммәтдинов, волонтер-медик Илзирә Баймуллина ветераннар белән очраша, аларга Бөек Җиңү өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәләр, 9 май бәйрәме белән котлыйлар һәм хәйриячеләр акчасына сатып алынган азык-төлек җыелмалары тапшыралар.
Источник: https://www.instagram.com/p/B_4ZUpYgH_s/