- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Сарман районында шигырияткә гашыйк кешеләр өчен Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Сез сугыш вакытында Ватанны коткардыгыз" дип исемләнгән бәйге узды. Бәйге Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган иде. "Җәлил гимназиясе" нең 7 нче сыйныф укучысы Якупов Илназ (җитәкчесе Леонтьева И.И.) үз яше категориясендә "Иң артистик башкару" номинациясендә җиңүче булды. Ул Сергей Островскийның "Легенда"шигырен укыды. Без аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!