Сәет авылында яшәүче Әбүзәр һәм Айсылу Габдрахмановлар узган ел август аенда Псков өлкәсенә барып фронтта үлеп калган бабалары Габдрахманов Махбурахман Габдрахман улының каберен табып кайткан иделәр. Быел алар Псков өлкәсеннән 9 Май бәйрәменә чакыру алды. Айсылу ханым “Якты юл” газетасы укучылары белән шул сәяхәттән алып кайткан тәэсир-кичерешләре белән уртаклаша.
Ерак Псков өлкәсеннән Бөек җиңүнең 71 еллыгына багышланган авто йөрешкә чакыру алгач, тормыш иптәшем Әбүзәр белән берсүзсез юлга кузгалырга булдык. Чөнки безне анда бабабыз белән очрашу көтә иде. Ләкин безнең алда бер сорау туды – безнең белән әтиебез, Габдрахманов Таһир Мухбурахман улы, 74 ел элек Ворошилов районының Сәет авылыннан сугышка чыгып киткән әтисе янына бара алырмы икән? Чөнки юл – ерак, бер якка гына да 1800 чакрым ара үтәсе. Әтигә 82 яшь, авыр сугыш еллары, сугыштан соң булган илне торгызу һәм шуның өстенә әтисез үсү үзенекен иткән. Бик күп уйлаштык, киңәшләштек. Әниебез Сәйделҗинан юлга кузгалырга фатиха бирде, шуннан соң исән-сау әйләнеп кайтуыбызны теләп, догада булырбыз дип, безне юлга озаттылар.
Шулай итеп, 4нче май көнне итрәнге 8ләр тирәсендә юлга кузгалдык. Көн бераз моңсулынап тора. Ул да әтинең күнеле кебек, ерак 1942 нче елның октябрь аена кайтып, авылдашларын сугышка озата, диярсең. 74 ел элек булган кебек үк, әтиебезнең күзләрендә яшь тамчылары күренә, ул вакытта әтисе сугышка киткәнгә кайгы яшьләре булса, бүген алар минем уйлавымча, әтисенең кайда күмелгәнлеген белгәнлектән, шатлык яшьләредер. Ул әтисе Махбурахманның кайда күмелүен якынча гына белә иде. Чөнки моннан берничә ел элек, Магнитогорск шәһәрендә торучы Мәймүнә апасының балалары бабабызның каберен таба алмый кайтканнар иде. Сугыш чорында килгән кара кайгы хатында Габдрахманов Мухбурахман (Махмут) Г. Ленинград өлкәсенең, Плюссе районы, Александровск авылыннан көньякка табарак 50 метр читтә күмелгән, дип язылган. Бактын исә, ул авыллар инде күптән юк икән, һәм бабайның каберен 1955 нче елда , ул вакыттагы Ленинград, хәзерге Псков өлкәсенең Плюссе районы Заполье авылындагы Туганнар каберлегенә күчергәннәр икән. Барлыгы 795 кеше күмелгән, шуларның 482 се кемнәр икәнлеге билгеле һәм исемнәре ташка уеп язылган. Шулар арасында безнең бабабыз Габдрахманов Мухбурахмановның булуы да бик куандыра.
Бабайның бераз гына тарихын язып үтим әле. Ул 1903 нче елда Ворошилов районы Сәет авылында туа. 1930нчы елларда кулаклар дип, карт бабай Габдрахманны Магнит каласына куалар. Ә бабабыз өйләнеп, начар гына бер йортка башка чыккан булган. Шунлыктан, тормыш иптәше һәм балалары белән авылда кала. Сугыш башланганда гаиләдә алты бала – ике ул һәм дүрт кыз була. Бабай үсемлекчелектә бригадир булып эшли. Ә инде 1942 нче елның октябрь аенда сугышка китә һәм шул китүдән кире кайтмый. Алты бала белән Шәмсеямал әби берүзе авылда торып кала. Авыр сугыш елларында Мөнәвир исемле бер малае агулы ипи ашап, үлә. Калган балалары исән-сау кала. Инде хәзер Магнит каласында Мәймүнә апабыз, Ирек Таң авылында Мөхәҗәдә апабыз һәм Таһир әти исән. Әти, бабай үзенең бер хатында “Миңа яңа исем куштылар, мине хәзер “Мәхмүт “ дип йөртәләр” дип язуын искә ала. Ә инде соңгы хатында алда бик каты сугышлар булачак, исән калсак очрашырбыз ,дип язган була. Менә шунан, 1944нче елның 18 февраленнән соң 74 ел вакыт үткәч, әтинең хыялын тормышка ашырдык.