Корпункт:
«Шәфкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче «Волонтер» берләшмәсе активистлары «Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлимов Мизхәт Хәлим улы янына бардылар. Өендә волонтерлар кар чистартуда булыштылар, юлларны чистарттылар. Мизхәт Хәлимович гармуннар коллекциясен күрсәтте һәм аларның берсендә уйнады. Волонтерлар ветеранга ныклы сәламәтлек теләделәр.
