Яшәеш безне ул көннән - 1941 елның 22 июненнән торган саен ераккарак алып китсә дә, тулы бер ил халкының, берничә буын кешеләренең язмышын җимергән бу хәсрәтле көн, аның дәвамы булган 1412 көн һәм төн дәвам иткэн Бөек Ватан сугышы бик күпләрнең күңел түрендә мәңгелек яра булып сулкылдый.Төзәлми дә, кимеми дә бу яра. Йөрәккә кан белән язылган моңсу, кайгылы, авыр хатирәләр дә бу хәвефле елларны үз җилкәсендә татыганнарның күңел түрләрендә. Күзләрдә - яшь, күңелләрдә - мәңгелек үкенеч, мәңгелек сагыш. "Ил-көннәребез имин булсын, бу дәһшәтле еллар кабатланмасын", - ди алар...
1941 нче елда башланган Бөек Ватан сугышы 1945 нче елның 9 нчы маенда гына тәмамлана. Нәкъ шушы көнне Германия капитуляция актына кул куя. Бу СССР тарихында булган иң сөенечле көннәрнең берсе була. 4 ел буена сугыш газаплары кичергән илебезгә тынычлык китергән беренче көн! Һәр ел саен без бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән каршы алабыз хэм бәйрәм итәбез! Бөек жиңунең 75 еллыгы якынлашу унаеңнан, балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан киноучреждение коллективы маршрут нигезендә район гомум белем бирү мәктәпләрендә укучылар өчен 10 февраль коненнән «Сестренка» исемле яңа фильм курсәтә башлады . Башкорт язучысы Мустай Каримнын «Радость нашего дома» исемле әсәренэ нигезләнеп тошерелгән бу фильм чиста хәм ачык кунелле Жэмил һәм Оксананын сугыш сугыш чорындагы коннәрен уз әченә алган. эйләнә тирәбездәге яхшы куңелле, мәрхәмәтле кешеләр турында сөйли. Фильм чын-чынлап аның геройлары өчен борчылырга мәҗбүр итә һәм күргәннәреннән аерылмас хисләр тудыра.