- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Барча райондашлар көтеп алган, Хәйдәр Хисановның “Сабалылар - Бөек Ватан сугышында” дип исемләнгәгән иҗаты басылып чыкты. Бу китапны Байлар Сабасының сугыш чоры энциклопедиясы дип тә карап була. Чөнки биредә Ватан сугышында катнашкан бик күп сабалылар турында биографик белешмә, үзенең һәм тормыш иптәшенең (тыл ветеранының) фотопортретлары бирелә. Алар турында истәлекләр, киләчәк буыннарга, тулырак мәгънәдә барып җитү шартын куйганнар. Моннан тыш фронт белән тылның бәйләнешен күрсәтүче документлар, сугыш чорында Сабада эшләп килгән предприятие-оешмалар, гомумән, авылның фронтка ярдәме турындагы архивларда, газета битләрендә чыккан язмаларның кыскартылган эчтәлекләре бирелә.
420 биттән торган бу эчтәлекле китап түбәндәге бүлекләрдән тора: “Аларга Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайту насыйп булмаган”, “Аларга җиңү көнен күрү насыйп булган”, “Сугыш чоры хатирәләре”, “Сугыш алды, сугыш елларында мәктәп, сугыш чоры балалары”.
Әлеге китапны язу өчен Х.Хисанов күптөрле чыганаклар файдаланды: озак еллар дәвамында мәктәп, район музеенда тупланган документлар, фоторәсемнәр, эзтабарларның сугыш ветераннары турындагы язмалары, солдат хатлары, альбомнар , сугыш чоры кешеләре белән әңгәмәләр, аларның балалары, оныкларыннан алынган интервьюлар һ.б.
Китап, өстәмәләр белән, авторның васыяте нигезендә вафатыннан соң чыгарылды. Мондый зур эш башкарылуда һәм китапны бастырып чыгаруга зур өлеш керткән Сәрия Галихан кызына ихтирамыбызны белдерәбез.