Берничә йөз еллык тарихы булган Сабабыз елдан-ел үсә, зурая. Шәхси йортлар күп төзелә, ел саен нинди дә булса мөһим объект файдалануга тапшырыла. Сүтеп тә салалар, яңа урынга да казык кагалар. Без, яңа төзелешләргә сокланып кына калмыйча, тарих белән кызыксынучылар буларак, бу урында элек нәрсә булган дигән сорауга җавап бирә белергә тиешбез дип саныйм. Бу турыда басылып чыккан “Яшә, Саба-Йорт!” дигән китапта байтак мәгълүмат бирелә. Мин аны зур дикъкать белэн укыдым. Китап авторлары Мәгъсүм Хуҗин белән Тәлгат Нәҗмиев, үзләре язганча, Байлар Сабасының йөзен матурайтуга сәбәпче булган кайбер йорт-биналарның, кайчан салынуы, район күләмендәге аерым оешмаларның кайчан төзелүе турында билгеле мәгълүматларны укучыларга ирештерүне кирәк санап, бик дөрес эшләгәннәр. Кысыксындыра ул тарих. Элеккеге белән хәзергене чагыштырасың, үзеңне үткән чорда басып торгандай хис итәсең. Мәсәлән, китаптан Закир Юсупов һәм Гали Закиров урамнары кисешкән чатта төзелгән кибет бинасында сугыш елларында сыра заводы да булып алуы турында язылган битне укыгач, үземнең дә шунда, 5нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, бер ай эшләвем күз алдына килде. Бинаның подвалында бәрәңге, кишер һәм башка яшелчә киптерәләр иде. Сугыш елларында иде бу хәл. Яшелчәне токмачлап турап киптерәсе. Ләкин мин бу эшне ошатмадым, тегү артиленә мастер Хан абыйга өйрәнчек булып эшкә кердем, аннары фермага сыерлар савуга күчтем.
Шулай да китапта Сабаның тарихына, хуҗалык тормышына кагылышлы барлык мәгълүматларны кертеп бетерү мөмкинлеге булмаган. Эйтергә теләгәнем - өлкән яшьтәге күп кешеләргә билгеле шырпы заводы турында (промкомбинат). Сабаның хәзерге инкубатор станциясе урнашкан урында иде ул. Промкомбинат сугыш елларында сабалылар тормышында сизелерлек роль уйнаган. Аның беренче хуҗасы Апас якларыннан килгән Әһлиулла Гайнуллин исемле кеше булла. Ул заводта эшләүчеләргә карточка белән бирелә торган икмәк поегы булдыруга ирешә. Сугыш вакытында ачлы- туклы яшәгән күп гаиләләргә бәхет кояшы елмайгандай була. Өйрәнчекләргә - 150, ә мастерларга 350 грамм исәбеннән икмәк бирелә. Бу инде, кем әйтмешли, акмаса да, тама дигән сүз. Мәсәлән, Галиевлар гаиләсеннән промкомбинатта 5 кеше эшләгән. Гали абый узе мастер булган. Хатыны Галимә апа, балалары Выкыйф, Мөбин, Мөнир, Нурның да тамакларын туйдырган завод. Сабадан 13яшьлек Габделнур Мусинның әнисе Фазилә белән апасы Сания дә шырпы ясауда эшлиләр. Әтисе – сугышта. Малай 1945 елда өйрәнчек булып заводка килә һәм 2-3 айдан мөскәкыйль рәвештә столяр булып эшли башлый.
Шырпы массажка дип аталган тарак формасын хәтерләткән. Хатын кызлар урманнан, ат чанасын үзләре тартып, усак агачы кисеп, төяп алып кайтканнар. Сабадан Гандәлиф Гарипова белән Банат исемле хатын агачны телеп, ә Рәйсә, Галиябану, Гарифәбану апалар күкерткә манып торганнар. Котдус Фатыйхов, Идрис Гарипов, Нәҗип Садыйков, Нәкыйп абый Мөбәрәкҗановлар мастерлар булганнар. Мөбәрәк абый Гасыймов бухгалтер, Әнвәрә Галимҗанова кассир булып эшлиләр.
Промкомбинатта җитәкчеләр алышынып торган. Әһлиулла Гайнуллин фронка киткәч хуҗалык итү дилбегәсен башкалар ала. Аны да сугышка озаталар. Директор булып Зариф абый Садыков кала.
Болар турында мина 4 ел шырпы заводында эшләгән Тайфә апа сөйләгән иде. Гомумән, сугыш елларында промкомбинатның бөтен эшчәнлеге фронт белән бәйле була. Солдатлар өчен эчке киемнәр тегәләр, сырма (телогрейка) сыралар, йон тетәләр, күн иләп дирбияләр ясыйлар. Ат җигү өчен кирәкле әйберләрне ясаучыларның берсе Оркыя апа Имаметдинова булган. “Хәрби чаналар, чаңгыларга кадәр эшләдек”,-диде Габделнур абый. Арташ якларына барып, юкә кискәннәр, күлдә мунчала төшереп, шуннан Туктар авылында каплар ясаганнар. Фронтка дип эшләгән әйберләрне тутыру өчен кирәк булган ул. Кабыгы салдырылган юкә агачыннан бура бурап сатканнар.
Промкомбинат сугыш беткәннән соң да дәвам итә, халык куллануы товарлары җитештерелә, 60 нчы еллар тирәсендә аны Шәмәрдәнгә күчерәләр. Промкомбинат урынында яңа ике оешма – автотранспорт предприятиесе, инкубатор кошчылык станциясе барлыкка килә. Соңгысын Ватан сугышында катнашкан Нәҗип абый Әлмөхәммәтов төзетә. Станция хәзер дә эшли, халыкка хезмзт күрсәтә. Ә менә Саба автотранспорт предприятиесе үзенең яңа төзегән базасына күчте, акционерлык җәмгыяте булды. Димәк, инде кайчандыр промкомбинат урнашкан, цехларның берсендә шырпы җитештерелгән урынны, аннан соң да тарихның өченче катламы каплый дигән сүз. Язып калдырмасаң, еллар үтү белән биредә промкомбинат түгел, хәттә автотранспорт предприятиесе булганлыгы да онытылачак. Әммә тарихыбызны алай гына хәтердән чыгырырга ярыймы соң! Үткәнебез турында сөйләүче китаплар әнә шуның өчен дә инде ул. Районыбыз тарихын, ата-бабаларыбыз куйган лаеклы хезмәтен киләчәк буын яхшы белергә тиеш.
Сания Нурисламова.
Байлар Сабасы. “Саба таңнары”газетасы, 24июль,1999 ел.