Корпункт:
Медальләрне район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев тапшырды
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев Апаста яшәүче сугыш ветераны Хатыйп Салаватуллинга Татарстан Республикасы Президентының “Фидакарь хезмәте өчен“ медален тапшырды. Ветеран Фәрит Юнысов Апасның Мактаулы кешесе исеменә лаек булды. Аңа шулай ук медаль, таныклык һәм Мактау грамотасы тапшырылды.
