Корпункт:
Болгар җире җылылык бөркеп тора. Ак мәчет, Икмәк музее, 800 килограмм авырлыктагы асылташлар белән бизәлгән Корьән сәяхәтчеләрне таң калдырды. Сәяхәт бай эчтәлекле булды, коллектив тату, беркем дә зарланмады, барысы да күргәннәре белән илһамланып кайттылар, дип хәбәр итте экскурсия җитәкчесе булган ветераннар советы әгъзасы Рәсимә Камалетдинова.
