Корпункт:
10 декабрь көнне Район балалар китапханәсендә Ватан Геройлары көне уңаеннан Гимназиянең 4б сыйныф укучылары өчен “Илебезнең батыр уллары” батырлык сәгате үтте.
Китапханәче Мөхәммәтшина Э.В. укучыларны Советлар Союзы Герое исемен алган Бөек Ватан сугышындагы яшьтәшләренең - Марат Казей, Валя Котик, Лёня Голиков, Зина Портнованың - батырлыклары турында сөйләде.“Балалар – Бөек Ватан сугышы геройлары”исемендәге презентация күрсәтелде.
Саба районың Бөек Ватан сугышы геройлары Башкиров Иван Сергей улы, Закиров Гали Закир улы, Хәбибуллин Зәки Хәбибулла улы, Хаҗиев Вәли Хаҗиәхмәт улы да зур ихтирам белән искә алындылар. Аларның тормыш юллары, сугышта эшләнгән батырлыклары әйтеп үтелде.
